Мөнир Агишев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнир Агишев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөнир Агишев
Туган 14 әприл 1932(1932-04-14)
Биги, Неверкин районы, Күзнәй бүлгесе, Урта Идел крае, РСФСР, СССР
Үлгән 3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь)
Казан, Русия
Яшәгән урын Лесгафт урамы, Казан[1]
Әлма-матер Азәрбайҗан техника университеты[d]
Һөнәре архитектор

Мөнир Агишев (Мөнир Хәсән улы Агишев, 14 әприл 1932(1932-04-14), Биги, Неверкин районы, Күзнәй бүлгесе, Урта Идел крае, РСФСР, СССР3 март 1994(1994-03-03) (61 яшь), Казан, Русия) — архитектор, укытучы, доцент (1973).

Азәрбайҗан политехника институтын тәмәмлагачтын (1956) Горьки өлкәсенең Дзержинск шәһәренә җибәрелә. 1957 елдан Казанда: 1960-1962 елларда ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгының баш мигъмары; 1962-1971 елларда «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш мигъмары. 1971-1990 елларда Казан шәһәренең баш мигъмары; бер үк вакытта (1966-1980) Казан төзүче-мөһәндисләр институтында мигъмари планлаштыру кафедрасы укытучысы.

Агишев проектлары нигезендә Юдин бистәсендәге торак квартал (1959-1962), ЮУЙара хисаплау үзәге (1961), Спорт сарае бинасы (1966), Шәһәр яны вокзалы бинасы (1967, В. Фёдоров һәм В. Логинов белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Осия Берим һәм М. Хәйруллин белән берлектә), Галиәсгар Камал ис. ТДАТ бинасы (1981, Г. Горлышков һәм Н. Точилин белән берлектә),[2] Кызыл Байрак авылындагы мәчет (1994, Т. Агишев белән берлектә) һәм башка объектлар төзелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 25 маенда Чабакса бистәсәндәге урамга исеме бирелә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]