Мөхәммәт Идрисов (1882)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Идрисов (1882) latin yazuında])
(Мөхәммәт Идрисов битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөхәммәт Идрисов
Туган 1882
Казан, Русия империясе
Үлгән 28 синтәбер 1948(1948-09-28)
Мәскәү, ССҖБ
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Мөхәммәт Идрисов (Мөхәммәт Ибраһим улы Идрисов, 1882, Казан, Русия империясе28 синтәбер 1948(1948-09-28), Мәскәү, ССҖБ) — полиграфист, хаттат, иң беренче һөнәри татар китап рәссамнарының берсе. Шәрекъ хаттатлык сәнгатен Төркиядә, Лөбнанда, Мисырда (1905) өйрәнгән, осталыгын Алманиядә (1911) камилләштергән. Иң беренче булып күп төстә бастыруны тормышка ашырган. ССРБның төрки халыклары (Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ) өчен шрифт үрнәкләрен булдырган.