Николай Потекаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Потекаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Потекаев
Туган 17 сентябрь 1924(1924-09-17) (97 яшь)
Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Беренче Мәскәү медицина университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Балалар Потекаев, Николай Николаевич[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d], член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]

Николай Потекаев (17 сентябрь 1924 ел) — ССРБ һәм Русия дерматовенерологы, ССРБ (1988) һәм Русия (1991) Медицина фәннәре академияләре әгъза-корреспонденты (1991), Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Сергеевич Потекаев 1924 елның 17 сентябрендә хәзерге Ырынбур өлкәсенең Сорочинск районы Самар авылында туган.

1942 елда Переволоцкий урта мәктәбен тәмамлый, шуннан соң армиядә хезмәт итә, Краснохолмский хәрби пехота училищесында укый, 1943 елның маенда хәрби училищены тәмамлый һәм кече лейтенант чинында Көньяк-Көнбатыш фронтына танкка каршы мылтык взводына командир итеп җибәрелә. Каты яралана, хәрби хезмәткә яраксыз дип таныла һәм соңыннан запас полкта хезмәт итә. 1946 елның язында демобилизацияләнә.

1952 елда И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын отличие белән тәмамлый. Биредә тире һәм венерик авырулар кафедрасында эшли һәм соңыннан клиника ординаторыннан кафедра мөдиренә кадәр юл үтә.

1989 елдан алып — кафедра профессоры.

1990-2000 елларда бер үк вакытта — Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь медицина факультетының профессоры булып эшли.

1978 елдан 1998 елга кадәр — ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының янындагы Дүртенче баш идарәсендә (хәзер ул — РФ Президенты эшләре идарәсенең Медицина үзәге) баш дерматолог.

1988 ел — ССРБ Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, 1992 ел — Русия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, 2014 елда — Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

Әлеге вакытта Мәскәү шәһәренең дерматовенерология һәм косметология Сәламәтлек саклау Департаменты фәнни-гамәли үзәгендә эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дерматовенерология өлкәсе белгече.

400-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән китаплар, монографияләр, методик тәкъдимнәр, уку әсбаплары, белешмәләрнең авторы.

Русиядә беренче булып яман Дегос папулезын, феогифомикозны һәм СПИД чире клиникасын ачыклый.

Дөнья практикасында беренче булып экстракорпораль ысулларны (гемодиализ) fesh дерматоз вакытында куллана башлый, ә аннары аларны гиребарий оксигенациясе һәм плазмоферез кулланып дәвалау юлын эшли; дәвалау практикасына Лайма чирен дәвалауга русия препараты "Ампиокс"ны кертә.

Русиядә тире лимфомасы һәм Капоша саркомасын электр нурлары белән дәвалау һәм ВИЧ чирлеләрнең гасаби системасы сифилисын югары доза пеницилин белән дәвалауның инициаторы.

Үзенең укытучысы ССРБ Медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты Виктор Александрович Рахманов истәлегенә (1984 елдан башлап) «Рахманов укулары» конференцияләрен ел саен оештыручы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1]
  • ССРБ Министрлар Советы премиясе (1984) — вируслы дерматоз өлкәсендәге фәнни казанышлары өчен
  • И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең атказанган профессоры

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Потекаев Николай Сергеевич, Орден Отечественной войны II степени. pamyat-naroda.ru. 2019-11-15 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]