Нина Лужная

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нина Лужная latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1905
Туу урыны Ростов-на-Дону, Тын гаскәре өлкәсе, Россия империясе
Үлем датасы 1993
Җирләнгән урыны Тын зираты[d]
Һөнәр төре химик
Эшчәнлек өлкәсе химик[d]
Әлма-матер Ростов дәүләт университеты[d]
Академик дәрәҗә химия фәннәре докторы[d]
Укытучылары Николай Курнаков
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Хөрмәт Билгесе ордены Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Нина Петровна Лужная (1905-1993) — совет органик булмаган химия галиме. Химия фәннәре докторы (1951).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елда Дондагы Ростов шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. 1928 елда Ростов дәүләт университетының педагогия факультетының табигать фәннәре бүлеген тәмамлый һәм ике ел Төньяк Кавказ хезмәт саклау институтында эшли.

1931 елда Фәннәр академиясенең физик химия институты (ИФХАН) аспирантурасына укырга керә; химия фәннәре докторы, ССРБ Фәннәр академиясе академигы, физик-химик системаларны анализлау ысуллары комплексы авторы [1] Н. С. Курнаков җитәкчелегендә укый һәм соңыннан аның кулы астында эшли.

1937-1942 елларда профессор С. 3. Макаров бригадасы составында югары актив кальций хлориды алу өстендә эшли.

Химия фәннәре докторы (1950) — эрегән тозлар өлкәсендә тикшеренүләр һәм микродисперслы каты тоз эретмәләрен өйрәнгәне өчен химия фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә (1950).

1940 нчы еллардан Россия Фәннәр академиясенең Н. С. Курнаков исемендәге гомуми һәм органик булмаган химия институты лабораториясе мөдире.

Тоз системаларының физик-химик анализы һәм ярымүткәргечләр химиясе өлкәсендә тикшеренүләр авторы. Натрий сульфаты тапканда селте эретмәләрен карбоналлау алымын эшли, югары актив кальций гипохориты алауга өлгәшә.

ССРБ Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.

Дон зиратында җирләнгән[2].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Общая химия [Текст] : учеб. пособие для студентов ун-тов / Я. А. Угай; соавтор и рец.: Н. П. Лужная, Н. И. Никурашина. — Москва : Высшая школа, 1977. — 408 с. — Библиогр.: с. 401. — Предм. указ.: с. 402—406.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

*Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1941) — югары актив кальций гипохлориты алу ысулы уйлап тапканы өчен.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Курнаков Н. С.Введение в физико-химический анализ. Издание четвертое дополненное. М.—Л.: Издательство АН СССР. 1940. 562 с.
  2. Могила Н. П. Лужной

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Очерки истории Ростовского университета. Семен Ефимович Белозеров. Изд-во Ростовского университета, 1959-358 С.
  • В. И. Бородулин. Всемирный биографический энциклопедический словарь. Лужная Нина Петровна — Москва, Большая Российская энциклопедия, 1998

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]