Нәселдән килгән чирләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәселдән килгән чирләр latin yazuında])
Нәселдән килгән чирләр

Ата-анадан мирас итеп өй, фатир, машина яки сәгать алган кебек, нә­ селдәнлек авыруларын да «мирас итеп» алып була. Бу авырулар төрле мутацияләр тәэсирендә һәм буыннан буынга күчә торган нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Мутациягә төрле факторлар: ионлаштыручы, ультрашәмәхә нурланыш­ лар, кайбер химик матдәләр, дарулар, вируслар һ.б. китерә. Әгәр мутация дезоксирибонуклеин кислотасы (ДНК башлыча күзәнәк төшендә була һәм үзендә генетик мәгълүматны саклый) молекуласының кайбер пар нуклеотидларына гына кагылса, ул бер ген белән генә дә чикләнә. Бу ген мутациясе дип атала. Хромосома мутациясе булу очраклары да күзәтелә, нәтиҗәдә хромосомаларның гомуми саны яки аларның структурасы үзгәрә.

Хромосома мутациясе бик зур тайпылышларга китерә. Әгәр мутация хромосомалар кушылганнан соң, җенси күзәнәкләрдә барлыкка килсә, йөклелекнең башлангыч чорында яралгының үлүе мөмкин. Ә бала исән туса, аның сизелерлек физик һәм психик тайпылышлары була. Хромосома мутациясенең еш таралган төре—21 нче парда артык хромосома барлыкка килүе. Мондый тайпылышның тышкы билгесе Даун синдромы дип йөртелә. Бу авыруларга тәбәнәк буйлылык, күз читләре монголларныкы кебек уелган булу, акыл сәләте артта калу хас. Даун синдромлы кешеләргә тирә-яктагылардан аерым кайгыртучанлык күрсәтү, сак мөнәсәбәтле булу таләп ителә.

Нәселдән бирелгән авырулар еш кына ген мутацияләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Х-хромосома дефектлы булган очраклар еш таралган.

Авыру анадан улларына бирелә. Мутациягә бәйле ир-ат авыруларының берсе — дальтонизм, бу очракта кеше төсләрне дөрес аермый.

Кеше организмында шактый билгеләр берничә ген тарафыннан бирелә.

Бик күп авырулар: ашказаны җәрәхәте, гипертония, шикәр диабеты һ.б. нәселдән килергә мөмкин. Кайсы үзгәргән ген киләсе буынга күчүен дөрес кенә әйтеп булмый, шуңа күрә еш кына «нәселдән бирешүчәнлек» дигән сүзне ишетергә туры килә. Авырулар сәбәпсез генә барлыкка килмиләр, аның өчен аерым шартлар булырга тиеш. Мәсәлән, гипертония авыруы өчен тәмәке тарту, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше, артык авырлык, ашамлыкларда тозның күп булуы тәэсир итә.

XXI гасыр нәселдәнлек авырулары мәсьәләсендә мөһим яңалыклар бирер дип көтелә. Хәзер медицина шундый кайбер авыруларны дәвалый башлады инде. Мәсәлән, бозык генны нормаль ген белән алыштыру ысулы белән.

Ул нәселдән килгән кайбер кан авыруларын, тоташтыргыч тукымалардагы чирләрне, бөер авыруларын дәвалаганда булыша. Вакыт узу белән, генетик медицина бик күп традицион дәвалау ысулларын алыштырыр дип өмет ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]