Дальтонизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
US Flag color blind.png

Дальтонизм (daltonismus; Ү. Dalton, ингл. физигы, химигы исеме белән бәйле, 1766-1844) - күзнең күрү сәләтенең бозылуы нәтиҗәсендә төсне аера алмалаучанлык. Төсне гадәти сизгән кеше төп өч төсне (кызыл, яшел һәм күк) кабул итә (Күрү мәкаләсен карагыз). Дальтонизмга юлыккан кешенең кызыл һәм яшел төсләрне аеру түбәнәя яисә бөтенләй югала, шуның нәтиҗәсеннән тирә-яктагы галәмнең төрле-төсле күренешләрен ялгыш кабул итә. Күк төскә сизгерлекнең кимүе бик cирәк күзәтелә. Төсне бөтенләй аера алмаучанлыкны төс танымау дип атала; мондыйда тирә-яктагы барлык әйберләр кара-ак күренештә булып кабул ителә.

Дальтонизм тумыштан килгән һәм булдырылганга бүленә. Тумыштан килгән дальтонизм ирләрдә токым йөдәтә. Булдырылган дальтонизм күзнең яисә үзәк нерв системасының авыруга зәгыйфьләннән була, шунлыктан төсне аера алмау билгесе сизелгән очракта дәррәү күз табибына күрсәтелергә кирәк. Дальтонизмда тагын бер билгеле шарт: төс аеру кимчелеге озак вакыт буена шул авыру кешенең үзенә дә, аның тирәсендәгеләргә дә сизелмәскә мөмкин. Дальтонизмга  юлыккан кешеләрдә акрын-акрын төснең ачыклыгына карап аера белү сәләте пәйдә була. Кешеләрнең төсне аера белүен тикшереп утыруның тәҗрибәлек, аеруча белгечләрчә даирәдән аерым мәгънәсе бар. Чөнки төсне дөрес аера белмәү, бәхетсез хәлгә китерергә мөмкин.[1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шанырак энциклопедиясе. Алматы : Каз.Сов.энцикл.Астында ред.., 1990 ISBN 5-89800-008-9