Нәфисә Сабирҗанова
Нәфисә Сабирҗанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова |
Туган | 14 декабрь 1964 (59 яшь) Шәрип, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ Россия |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Саҗидә Сөләйманова премиясе Рафаил Төхфәтуллин премиясе |
Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова (кыз чакта — Галиева; рус. Нафиса Мухаматгалиевна Сабирзянова; 14.12.1964, Шәрип, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР ССРБ) — татар шагыйрәсе һәм тележурналисты, татарча җырлар авторы,[1] Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2012)[2], Рафаил Төхфәтуллин (2008)[2] һәм Саҗидә Сөләймәнова (2015) исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар (2010), Татарстанның Язучылар (2013)[2][3] берлекләре әгъзасы булып тора.[4][5][2]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районы Шәрип авылында туган. Теләкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. 13 ел Алабуга, Әлмәт районнары институт, мәктәпләрдә төгәл фәннәр укыта.[4]
2001 елдан журналист булып эшли ашлый.[4] 2021 елның декабреннән яман шеш белән көрәшә, шуның турында блог алып бара.[1][6][7] Хәзерге вакытта Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы.[8][9]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире — Равил, Әлмәттән, бер институтта укыганнар. Институтың 5нче курсында өйләнешәләр. Гаилә башта Алабугада тора, ике уллары шунда туа. Равилнең әти-әниләре кинәт үлгәч Әлмәткә күченәләр. Олы уллары 2012 елда юл һаләкәтендә үлә. Кече уллары өйләнгән, оныклары бар.[1]
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (К., 2001),
- «Әлмәт җырлый» (К.: Рухият, 2003),[2]
- «Кузгалуы кирәк күңелнең» (Казан, «Рухият» нәшрияты, 2007),
- «Икегә бүленгән гөмер» (2014).[3]
Фильмнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Каз өмәсе» (2006),
- «Карга боткасы» (2007),
- «Нардуган» (2008),
- «Сөембикә бәйгесе» (2008),
- «Нәүрүз» (2009).
Бүләк һәм премияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Саҗидә Сөләймәнова премиясе лауреаты,[4]
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,[4]
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты,[4]
- И. Винокуров исеменедәге журналистлар премиясе (2015).[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән авыруымны ишеткәч, бүтән елмаймам кебек иде».
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 САБИРЗЯНОВА Нафиса Мухаматгалиевна. Альметьевская энциклопедия.
- ↑ 3,0 3,1 Нафиса Мухамматгалеевна Сабирзянова.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
- ↑ Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәфисә Сабирҗанова белән әдәби очрашу узды.
- ↑ Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Бәхетсез булу — әдәпсезлек».
- ↑ Яман чир белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗанова: «Рак белән яшәргә мөмкин…».
- ↑ «Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Нәфисә Сабирҗанова безнең акциядә катнашты.
- ↑ Нәфисә Сабирҗанова: «Дежур маска киелсә дә, асылым шул: ихлас, ачык».
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ибрагимова Г. Сельский физик и лирик // Знамя труда. 2000. 23 нояб.;
- Булатова К. Бик сагынган бер җан // Әлмәт таңнары. 1997. 28 окт.,
- Гыймаева Л. «Җомга» – чын татарча үзебезнең тапшыру // Әлмәт таңнары. 2006. 10 июнь;
- Нәфисә Сабирҗанова // Илһам чишмәләре. Родники вдохновения. Сост. И. Набиуллина. К.: Рухият, 2013;
- Ганиева Н. Шагыйрә, көйче, җырчы, рәссам // Хәзинә. 2015. 11 март.
- 14 декабрь көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар язучылары
- Актаныш районында туганнар
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Татар журналистлары
- Татарстан язучылар берлеге әгъзалары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Татарстан журналистлары
- Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары