Олег Гайнетдинов
Олег Гайнетдинов | |
---|---|
Туган | 19 август 1949 (73 яшь) Ишембай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Көньяк Урал дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Гайнетдинов Олег Инсаф улы (19 август 1949 ел) — совет галиме, уйлап табучы, югары мәктәп укытучысы. Техник фәннәр докторы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гайнетдинов Олег Инсаф улы 1949 елның 19 августында Башкорт АССР ы Ишембай шәһәрендә туган.
1-нче шәһәр мәктәбен тәмамлагач, Чиләбе политехник институтына укырга керә, аны 1972 елда тәмамлый. 1980 елда кандидатлык диссертациясе, 1992 елда Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясында докторлык (1992) диссертациясен яклый.
Уку процессын камилләштерү юнәлешендә, шулай ук тәҗрибә-конструкторлык бюросы (ОКБ) Гыйльми-тикшеренү институты (НИИ) мәнфәгатләрендә башкарылган эшләр һәм авиацион сәнәгате предприятиеләренең фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе. Техник фәннәр докторы (1993), профессор (1993), РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2007). 1997 елдан 2009 елга кадәр — Тамбов Югары хәрби авиацион инженерлык училищесының (ВАФИРЭ — ВИ) физика кафедрасы начальнигы.
Гыйльми эзләнү юнәлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
педагогикада — хәрби уку йортларында белем бирү проблемалары һәм физика укытуда инновацион технологияләрне куллану.
техникада — анализ методологиясе һәм самолетларның изү характеристикаларын күтәрү максатында артыгын тирбәнү системасында гироскопик үзара бәйләнешне булдыру.
Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
150-нән артык гыйльми басма, шул исәптән бер монография һәм 12 уйлап табуның авторы.
Педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сигез техник фәннәр кандидаты һәм докторы әзерләгән.
РФ Оборона министрлыгының хәрби белем бирү идаралыгы карамагында физика буенча методик совет әгъзасы; училищеның диссертация һәм гыйльми-техник советы әгъзасы; фән һәм техниканың физика проблемалары буенча семинар җитәкчесе.
Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«ССРБ-ның уйлап табучысы», «РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» күкрәк билгеләре «Оборона министрлыгына 200 ел», «Хезмәт батырлыгы өчен» медалләре белән бүләкләнгән.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
http://army-news.ru/2010/05/gajnutdinov-oleg-insafovich 2021 елның 21 июль көнендә архивланган.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тамбовская энциклопедия : ТЭ / [авт. ст. Абрамов А. М. и др.]; гл. ред. Л. Г. Протасов. — Тамбов : Изд-во Юлиус, 2004 (Дип. ООО фирма Юлиус). — 708 с. : ил., карт., портр., цв. ил., карт., портр.; 27 см; ISBN 5-98407-003-0 (в пер.) Стр. 122.