Осака Кирмәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Осака Кирмәне latin yazuında])
Осака Кирмәне
японча 大坂城
Ōsaka-jō
Урнашуы Япония,

Осака

Идарә иткән нәсел Тойотоми Һидэйөси
Төзелгән 1585-1598
Нигезләнгән 1583

Осака Кирмәне (японча 大坂城, Ōsaka-jō) — Япониянең Осака шәһәрендәге биш катлы самурай кирмәне, XVI — XVII гасырларда төп роль уйнаган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кирмән өчен башын салган Һидэйөри һәм аның әнисе вафат урыны

1585-1598 елларда гаскәр башлыгы Тойотоми Һидэйөси Осака кирмәненә нигез салган. Моңарчы 10 ел элек күренекле самурай Нобунага Ода Азучи кирмәнен төзегән, ул Осака кирмәне өчен үрнәк булып саналган.

Һидэйөси идарә иткән чорда Осака кирмәне тирәсендәге җирләр илнең икътисади үзәгенә әверелгән.

Кирмәннең мәйданы 1 квадрат километр. Дошманнар һөҗүменнән саклансын өчен кирмән таш өемдә калкып тора, нигезендә зур йомры ташлар салынган.

Кирмән биш каттан тора, тагы өч җир асты дәрәҗәсе өем эчендә урнашкан.

Төзелештә 20-30 мең кеше катнашкан.

1614 елда сөгун Токугава Иэясу Һидэйөри Һидэйөси улына каршы сугышында 200 меңле гаскәр белән Осака кирмәнен камалышка алган, ләкин яулап ала алмаган, тик кирмән тирәсендәге чокырларны күмгән. Һидэйөри кирмәнне торгыза башлаган, әмма сөгун Токугава яңа гаскәр белән Осака кирмәнен басып алган, ә Һидэйөри әнисе белән үзләренә кул салганнар. Аларның вафат урыны хәтер тактасы белән билгеләнгән.

1620 елда Токугава кирмәнне торгыза һәм киңәйтә башлаган.

1655 һәм 1868 елларда янгын кирмәнгә зур зыян китергән. Мәйҗи инкыйлабыннан соң кирмән хәрәбәләргә әйләнгән.

1931 елда кирмәннең төп манарасы яңадан торгызыла.

Икенче Бөтендөнья сугышында АКШ хәрби-һава көчләре кирмәнгә зур зыян китерә.

1995-1997 елларда кирмән янә торгызыла, ләкин төп манарасының интерьерлары заманча төзелгән инде.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]