Панкреатит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панкреатит latin yazuında])
Панкреатит
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Пропантелин бромид[d][1]
Анатомик урнашуы Ашказаны асты бизе[2]
Генетик бәйләнеш Регулятор трансмембранной проводимости при муковисцидозе[d][3], SPINK1[4] һәм PRSS1[d][5]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/pancreatitis_2[6]
NCI Thesaurus идентификаторы C3306[2]
 Панкреатит Викиҗыентыкта

Ашказаны асты бизе эчке һәм тышкы секреция функциясен үти. Эчке функциясе инсулин гормоны ясаудан, тышкысы ашказаны асты бизе сокларын уникеилле эчәккә җиткерүдән гыйбарәт.

Ашказаны асты бизе согы ризыкны тулысынча эшкәртү өчен кирәк. Ул — трипсин, амилаза, мальтоза, липаза дигән ферментлар катнашмасыннан тора һәм аксымнар, майлар, углеводларны кайнатуда катнаша. Бу биз белән проблема туса, шикәр диабеты авыруы барлыкка килергә дә мөмкин.

Панкреатит—ашказаны асты бизе ялкынсынуы ул. Русиядә бу куркыныч авырудан, Европа илләре белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк кеше интегә. Исеменнән үк күренгәнчә, ашказаны асты бизе корсак куышлыгында ашказаныннан аз гына аста урнашкан, уникеилле эчәккә тыгыз тиеп тора.

Бик мөһим әгъза буларак, матдәләр алмашы процессларын көйләүдә катнаша һәм төп ашкайнату ферментлары булган панкреатик сокларны эшләп чыгара.

Авыруның килеп чыгу сәбәбен начар экологик шартларга бәйләмичә, сәламәт тормыш рәвеше белән исәпләшмәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан кешеләр авыруы дип тә аңлатырга була. Бу халәт анда агулы ферментлар бик күп җыелганнан соң башлана.

Мондый агулы матдәләрнең анда күпләп җыелуы ашкайнату сокларының (ашказаны асты бизе ферментлары да шул исәптән) күп төрле сәбәпләр аркасында нечкә эчәккә нормаль рәвештә чыга алмавыннан килә.

Ашказаны асты бизенең юлы үт куыгы ташлары белән ябылу очраклары, киста, шеш авыруга китерүче сәбәпләр булып тора. Нәтиҗәдә ашказаны асты бизе үз-үзен кайната башлый. Аллергия, химик матдәләр белән агулану, корсак куышлыгындагы эренле процессларда (әйтик, аппендицит авыруы) панкреатитка китерә ала.

Эч төрле сәбәпләрдән авыртырга мөмкин. Мәсәлән, ашказаны җәрәхәте авыруы көчәеп китте, ди, яки холецистит өянәге башланганда. Боларны панкреатит авыруыннан ничек аерырга соң?

Дөрестән дә, табиб махсус тикшерүләр уздырмыйча, бу авыру түгелме икән дип шикләнергә генә мөмкин. Шуның өчен дөрес диагноз куйганчы, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

Ашказаны асты бизенең кискен ялкынсыну симптомнары: *пульс тизләшә, артериаль кан басымы төшә; *эчнең югары өлешендә, сул яктан башланып, бар яктан әйләндереп алучы (аркага, күкрәк, калак сөякләренә бирелә торган) бик көчле авырту барлыкка килү. Ашаганнан соң авырту тагын да көчәеп китә; *күп итеп косу, тик ул җиңеллек китерми; *газларның эчтә тотып булмастай күп җыелуы, эч кабару, кикерү; *бөерләрнең кискен җиткелексезлеге, аң чуалу, организмның агулануы нәтиҗәсендә гәүдәнең агарып китүе яки саргаюы: *Тужилин симптомы — корсак өстендә, аркада, күкрәктә кызыл тимгелләр барлыкка килү. Үтә көчле панкреатитның бик авыр формасы панкреонекроз (геморрагик панкреатит) дип атала. Бу очракта ашказаны асты бизенең бик күп өлеше үлә. Некротик процесс биз янындагы майлы клетчаткага яки корсак артына р күчәргә мөмкин. Әгәр ашказаны асты бизенең активлашкан ферментлары : корсак куышлыгына керсә, перитонит (карындык ялкынсынуы) авыруы I башлана һәм бу очракта кешенең тормышын саклап калу өчен бик тиз ; вакыт эчендә (хәтта минутлар) ярдәм итү таләп ителә. • Европа илләрендә 100 мең кешегә хроник панкреатит белән авырган 1 кеше туры килә. Русиядә статистик күрсәткечләр коточкыч: 100 мең кешегә—50 авыру. Шунысын да әйтергә кирәк, авыру кешенең яшенә карамый. ’ Олы яшьтәге кешеләр белән беррәттән яшь кешеләр дә бик еш авырыйлар. * «Эчү сәламәтлеккә зыян китерә» дигән һәркемгә билгеле гыйбарә бу очракта турыдан-туры үтәлә торган канун кебек. Хроник панкреатит белән интегүчеләрнең 40 % тан артыгы—алкоголь корбаннары. Өстәвенә, эчкече хатын-кызларда бу чир ир-атларга караганда тизрәк барлыкка килә, чөн­ ки аларның организмы хәмер тәэсиренә сизгеррәк һәм тизрәк бирешә.

Спиртлы эчемлекләр эчәктән кан аша йә ашказаны асты бизе юлы буенча . бизгә керәләр һәм аның тукымаларын бик актив зарарлыйлар.

Махсус клиник тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә: әгәр кеше өч ел буе I көн саен 100 граммнан артык куәтле спиртлы эчемлек эчсә, тиздән авыру янаган кешеләр группасына эләгә.

Г Авыру ничек барлыкка килә соң? Алкогольдән кала, ашказаны асты би­ зенә бүтән төрле факторлар да начар тәэсир итә. Мәсәлән, бик еш булып торучы нервлы-психик киеренкелек, ярсулар яки артык күп ашау, тозлы, кыздырылган, әче, майлы ризыклар белән кирәгеннән артык мавыгу. Мон­ дый рацион ашказаны асты бизенә, уникеилле эчәккә, ашказанына тискәре йогынты ясый, үз чиратында, бу кискен рәвештә күпләп кислота ясалуга һәм аерым ашкайнату ферментларының күпләп эшләнеп чыгуына, кискен панкреатит өянәгенә китерергә мөмкин. Мондый өянәк еш кына бәйрәмнәр : узгач, бик күп майлы ризыклар ашый-ашый, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң күзәтелә.

Ашказаны асты бизенә шикәр диабеты, үт куыгы, ашказаны, уникеилле эчәк авырулары тискәре йогынты ясыйлар. Ашкайнату системасында килеп чыккан бар тоткарлыклар панкреатит авыруы барлыкка килү куркынычын е арттыра. Чөнки мондагы барлык органнар, анатомик-физиологик күзлектән караганда, бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, холецистит авыруы вакытында үтнең чыгуы тоткарлана һәм ул ашказаны асты бизенең тукыма-ларына керә башлый. Ашказаны җәрәхәте авыруы да бик куркыныч.Хроник панкреатит авыруына (шулай ук балалар арасында) В гепатиты, колак яны бизе ялкынсынуы, үт юллары ялкынсыну да китерергә мөмкин. Панкреатит ( хроник формага күчкәч, ашказаны асты бизенең бик күп күзәнәкләре һәлак була һәм актив булмаган тоташтыргыч тукымага алышына.

Дәвалау. Табиб килеп караганчы, авыруның корсак өстенә салкын су- е лы пакет яки боз куеп торырга ярый. Берни дә ашамаска һәм эчмәскә кирәк. Дәвалау өч нигезгә таяна: салкын, ач тору, тынычлык. Үтә көчле ашказаны асты ялкынсынуы (өянәге) вакытында, авырту бик көчле булганлыктан, шокка каршы көрәш алып барыла. Система ярдәмендә веналар аша организмга төрле дәвалау эремәләре кертәләр. Авыруга физиологик тынычлык тудыру зарур. Ферментларга каршы тәэсир итә ; торган препаратлар билгелиләр. Авыртуны басу өчен блокадалар ясала.

Инфекциягә каршы антибиотиклар кулланыла. Кайбер очракта хирургик ярдәм күрсәтергә туры килә. Хроник панкреатит вакытында авыруның тәрәте боткасыман рәвешкә керә. Сырхау бик ябыга, начар йоклый башлый, юк-бар сәбәптән дә ярсып китә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бу органны икенчегә алыштырып булмый, шуңа күрә тормышны озайту өчен, даруларны (аналы стиклар, ферментлар, спазмолитиклар) даими кабул итеп тору таләп ителә. Шулай да иң яхшысы — ашказаны асты бизенең ялкынсынуыннан саклану. « Дәвалау процессында диета зур роль уйный. Авыруга аз-азлап җылы ризык бирү таләп ителә, ягъни кечкенә порцияләр белән көненә 5-6 тапкыр ашату. Ашамлыкта бик күп аксым булырга тиеш. Мондый аксым майсыз иттә, балыкта, сырда, эремчектә күп була. Шулай ук ашказаны асты бизенә майлы булмаган ит шулпасы яхшы тәэсир итә. Пешкән алма, пешерелгән . яки томалап пешерелгән яшелчәләр, ашлар (вегетариан ашлары һәм ярмалы шулпалар) файдалы. Ләкин аларга борыч, суган, кәбестә салырга | ярамый. Сыек кесәл, көненә 1 -2 кашык кайнатма яки бал да комачауламый.

Сөт боткалары, йомырка тәбәсе, эремчектән ясалган запеканка, җимеш кагы, коры бисквитлар да сәламәтләнүгә ярдәм итәләр. Ашау рационыннан тәмләткечләрне, майлы шулпалар, әче ашамлыклар, консервлар, казылыклар, чикләвекләр, гөмбәләрне, кара икмәк, каһвә, какао, куас, тортларны, карамельне бөтенләй чыгарырга кирәк. Дәвалауда халык рецептлары да кулланыла. Берничәсен тәкъдим итик. 1 Көн саен 100 г мүк җиләге ашау ашказаны асты бизе секрециясен арттыра. 1 аш кашыгы канәфер (сирень) агачы бөреләрен 500 мл кайнар суга салып тотарга. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.

Усак кайрысын киптереп төяргә. Шуны көндез ашар алдыннан 0,5 г кабул итәргә. Төнәтмәсен ясарга да була. 1 аш кашыгы төелгән усак кайрысын 1 стакан суга салырга һәм 10 минут кайнатып суытырга. Көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә. Бака яфракларыннан (подорожник) пешерелгән чәй ашказаны асты бизе авыруы вакытында ярдәм итә. | Мондый төнәтмә дә тәкъдим ителә. Аның өчен 3 өлеш борыч бөтнек яфракларын, 3 өлеш исле укроп орлыклары, 2 өлеш шиңмәс чәчәк (бсс- смертник песчаный), 2 өлеш кызыл дүләнә җимешләре, 1 өлеш дару ромашкасы алырга кирәк. 1 аш кашыгы коры чималга 1 стакан кайнар су салып, 20 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Ярты стакан төнәтмәне көненә 3 тапкыр ашаганнан соң 1 сәгать вакыт узгач эчәргә. 1 кг орлыклары алынган кабыклы лимонны иттарткычтан чыгарырга. I Шулай ук 300 әр г сарымсак һәм петрушканы ваклап бергә кушарга. ; Катнашманы эмальләнгән кәстрүлдә сакларга кирәк. Ашарга 15 минут кала, көнгә 3 тапкыр 1 әр балкашык кабул итәргә. 2 кишер һәм уртача зурлыктагы 3 бәрәңге алыгыз. Яхшы итеп юыгыз һәм борыннарын-күзләрен алыгыз. Кабыгы калса да ярый. Сок сыккыч яр­ дәмендә болардан 200 г сок алырга була. Бу сокны 1 атна дәвамында ашарга ярты сәгать кала эчәргә кирәк. Аннан соң 1 атна тәнәфес ясап, курсны дәвам итәргә. Аннан тагын тәнәфес ясап дәвалану курсын кабатларга.

Панкреатит белән интеккәндә, гади кәбестә согы һәм диңгез кәбестәсе дә бик файдалы.

Алкоголь һәм панкреатит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 % ка якын очракларда кискен пан­креатит алкоголь белән мавыккан кешеләрдә күзәтелә. Әгәр үт юлы пато­логиясе белән интеккән яшь кешедә панкреатит авыруы күзәтелсә, аның бу авыруын спиртлы эчемлекләрне бик күп эчүеннән дип уйларга урын бар.

Алкоголизмга бәйле кискен һәм хроник панкреатит авыруын китереп чыгаруда алкогольнең биз паренхимасына тәэсир итүе, ашказаны асты биз юлына зыян килү һәм ашказаны асты бизендә басым күтәрелү әһәмиятле роль уйный.

Алкогольгә бәйле кискен панкреатит бик көчле авырту өянәгеннән баш­ ланып китә. Авырту шулкадәр көчле ки, кеше исерек булганда, авыртуны азрак тоюга карамастан, авырулар чыдый алмыйча кычкыралар, ыңгы­ рашалар, авырту кимесен өчен уңайлы гәүдә торышы алырга тырышалар.

Кайвакыт авырту гәүдәне бар яктан урап алгандай була. Гадәттә ашказаны асты бизе ялкынсынганда кабат-кабат костыра. Исерек һәм хроник эчкече булуга карамастан, авырулар кичектергесез рәвештә хастаханәнең хирургия бүлегенә салынырга тиеш.

Күкрәк читлегеның аскы өлешендәге көчле авырту өянәге сырхауның туганнарын һәм медицина хезмәткәрләрен алкоголизм белән интегүчедә панкреатит авыруы булуы турында шик тудырырга тиеш. Кискен панкреатит авыруы булганда, еш кына алкоголь делирие күзәтелә. Бу вакытта авыруны психиатрга күрсәтәләр. Авыру тарихын өйрәнгәч,сидекнең төрле порцияләрендәге амилаза (диастаза—гидролазалар классы ферментларының гомуми атамасы) активлыгын да ачыклыйлар. Шулай | итеп авыруны дәвалау процессы берничә табиб тарафыннан алып барыла. Озак вакыт алкоголизм белән чирләгән кешеләрдә хроник ашказаны асты бизе ялкынсынуы бик еш очрый. Аларда авырту һәм диспепсия күренешләре бергә күзәтелә. Авырулар кабырга асты һәм кендек яны I тирәсендәге бик еш һәм көчле булмаган даими авыртуга, корсакның өске өлешендә кабару, дискомфорт тойгысына зарлана. Спиртлы эчемлекләрдән соң, туклануда тайпылышлар җибәргәндә (бик майлы ризык ашаганда, кирәгеннән артык ашаганда) көчлерәк авыртулар сиздерә.

Рецидив формасындагы хроник панкреатит булганда, бик көчле булмаган авырту фонында кискен рәвештә барлыкка килгән көчле авыртулар кабырга а асты тирәсендә гәүдәне урап алган характерда була һәм кискен панкреатит вакытында күзәтелгән авыртудан әллә ни аерылмый. Авыруларны косасы килү, тәрәт бозылуы, аппетит булмавы борчый. Тәрәткә микроскопик тикшерү уздырганда, шактый күләмдә эшкәртелмәгән май калдыклары һәм үзләштерелмәгән мускул җепселләре табыла.

Ашказаны асты бизе юлларына кальций тозлары утырудан барлыкка килгән панкреатит хроник панкреатитның төрдәше булып тора. Кайчак аксымнан гыйбарәт бөкеләр, биз юлларын ябып, кальций тозларыннан таш ясалуга сәбәп булалар.

Хроник панкреатитны дәвалаганда, табиблар авыруга спиртлы эчем­ лекләр эчмәскә, майлы, әче ризыклар ашамаска киңәш итә, аңа В группасы витаминнары, никотин кислотасы һәм башка төрле дарулар билгеләнә.

Алкоголизм белән авыручыларда ашказаны асты бизе зарарлану бу бизнең эшчәнлегенә дә зыян сала, инсулин ясалу җиткелексезлегенә дә кигерергә мөмкин. Шуңа күрә сирәк очракларда бик авыр булмаган шикәр авыруы барлыкка килү очраклары күзәтелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. NDF-RT
  2. 2,0 2,1 Disease Ontology — 2016.
  3. Tzetis M., Makrythanasis P. Contribution of the CFTR gene, the pancreatic secretory trypsin inhibitor gene (SPINK1) and the cationic trypsinogen gene (PRSS1) to the etiology of recurrent pancreatitis // Clin. Genet. / M. R. HaydenWiley-Blackwell, 2007. — ISSN 0009-9163; 1399-0004doi:10.1111/J.1399-0004.2007.00788.XPMID:17489851
  4. H Witt, W Luck, Hennies H. C. et al. Mutations in the gene encoding the serine protease inhibitor, Kazal type 1 are associated with chronic pancreatitis // Nature Genetics / M. Axton, T. FaialNPG, 2000. — ISSN 1061-4036; 1546-1718doi:10.1038/76088PMID:10835640
  5. Whitcomb D. C., Gorry M. C., Preston R. A. et al. Hereditary pancreatitis is caused by a mutation in the cationic trypsinogen gene // Nature Genetics / M. Axton, T. FaialNPG, 1996. — ISSN 1061-4036; 1546-1718doi:10.1038/NG1096-141PMID:8841182
  6. https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/pancreatitis-definition/