Паркинсон чире
Бу чирнең барлыкка килү сәбәбе ачыкланып бетмәгән. Сирәк очрый торган билгеле сәбәпләре—агулану (газ исе, марганец катнашмалары Һ.6.); баш мие инфаркты, шеш, баш травмасы. Шулай ук нәселдәнлек факторын да исәптән чыгарырга ярамый.
Авыруны 1817 елда бу хакта беренче тапкыр язып чыккан автор фамилиясе белән атаганнар. Чир күбесенчә 50-60 яшьтә башланып китә. Ювениль (яшүсмерлек чоры) паркинсонизмы 40 кадәр кешеләрдә күзәтелә һәм күп вакыт якын туганнар никахыннан дөньяга килгән балаларда барлыкка килүе билгеле. Кайвакыт Паркинсон авыруы нейролептик дарулар белән дәвалауның өстәмә йогынтысы дип карала. Клиник картинасы. Авыруның иң киң таралган билгеләре: тыныч вакытта I кул чугында (икмәк валчыгын тәгәрәткән кебек) калтырау күзәтелү (ул г башлангыч чорда берьяклы гына); гипокинезия (хәрәкәтләрнең саны һәм тизлеге чикләнүдә чагыла торган авыру халәт); мускулларның тонусы күтәрелү. Кул чугы калтырау эмоциональ киеренкелек вакытында, арыганда көчәергә мөмкин. Бик сирәк очракларда калтырау аякларда, телдә, күз кабакларында була. Башка билгеләре: мускулларда авырту барлыкка килү авыруның патологик поза алуы; вегетатив нерв системасының функциясе бозылу (эч кибү, импотенция, ортостатик гипотензия—кан тамырларында, куыш әгъзаларда, организм куышлыкларында гидростатик басым түбәнәю); төкерекнең күп бүленеп чыгуы; тире өстенең артык майлануы; депрессия (40 % ка якын очракта). Авыруның соңгы стадиясендә (50 % ка якын сырхауларда) акылга зәгыйфьлек (деменция) барлыкка килүе билгеле.
Альцхаймер авыруыннан аермалы буларак, Паркинсон авыруы вакытында хәтер бик бозылмый. Хәрәкәтләнгәндә, йөргән вакытта калтырау кими, йоклаганда бөтенләй булмый. Гипокинезия (хәрәкәтчәнлек кимү) а.зарның активлыгы түбән (акинезия) яки акрын (брадикинезия) булу белән характер лана. Авыру кулларын бөгеп, биленә куеп хәрәкәтләнә. Йөргәндә куллары бер-берсенә ярашып селкенми. Ул вак адымнар белән, шапылдатып басып, акрын гына атлый. Соңрак ирексез хәрәкәтләр арта бара: авыруның позасы үзенә бер төрле бөкерәйгән торыш ала, күзләренең ачык чагылышы кими.
Сырхау күзләрен сирәк кыса. Йөзе битлек кигән кешене хәтерләтә, сөйләме үзенчәлеклегә әйләнә. Язуы акрыная, вак хәрефләр белән яза башлый. Бу симптомнар психологик һәм физиологик стресслар булганда көчәеп китә.
Санап киткән билгеләр барысы да бер авыруда булмаска мөмкин. Әгәр авыруда өч симптом (кул чугы калтырау, гипокинезия, мускуллар тонусы күтәрелү) күзәтелсә, Паркинсон авыруына шик туарга мөмкин. Диаг ноз кую өчен компьютер, магнит-резонанс томографиясе уздыралар. Бу авыруны өлкәннәрдә баш мие атеросклерозына бәйле куллар калтыравы белән бутамаска кирәк, өлкән яшьтәге кешеләрда калтырану кулларда гына түгел, баш-муеннарына, бөтен организмнарына тарала.
Дәвалау озак вакыт — гомере буе алып барыла. Авыруның хәле начарла нып китүне—режим сакламавы, көчле депрессия яки икенче авыру катнашы белән аңлатырга була. Аңа хәрәкәт активлыгын югары дәрәҗәдә саклау мө һим. Хәрәкәтләре бозыла башлагач, шәхси дәва физкультура программасын, төрле медикаментлар, хирургик ысуллар кулланылырга мөмкин. Дәваны невролог билгеләргә тиеш. Шуны да искәртү урынлы, 5 ел дәваланганнан соң да, 50 % очракта авыруның хәле яхшыруга ышаныч булмый диярлек. Кайбер авыруларда яңадан акинезия (актив хәрәкәтләр булмау) барлыкка килергә мөмкин. Соңгы елларда нейрохирурглар авыруларны операция ясан дәвалый башладылар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 NDF-RT
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 Drug Indications Extracted from FAERS — doi:10.5281/ZENODO.1435999
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Funayama M., Mogushi K., Ohno K. et al. CHCHD2 mutations in autosomal dominant late-onset Parkinson's disease: a genome-wide linkage and sequencing study // Lancet Neurology — Elsevier BV, 2015. — ISSN 1474-4422; 1474-4465 — doi:10.1016/S1474-4422(14)70266-2 — PMID:25662902
- ↑ ClinGen
- ↑ ClinGen
- ↑ ClinGen
- ↑ ClinGen
- ↑ Open Targets Platform
- ↑ https://ddrare.nibiohn.go.jp/
- ↑ Wong S. L., Gilmour H., Ramage-Morin P. L. Parkinson's disease: Prevalence, diagnosis and impact // Health Reports — 2014. — ISSN 0840-6529; 1209-1367 — PMID:25408491
- ↑ 46,0 46,1 46,2 Disease Ontology — 2016.
- ↑ 47,0 47,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.