Патхиракалли Амман Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Патхиракалли Амман Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Патхиракалли Амман Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Шри-Ланка, Көнчыгыш Провинция, Тринкомали
Координатлары 8°34′28″ т. к. 81°14′02″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Бхадракали (Амбал/Кали) Алиһәсенә табыну

Патхиракали Амман Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:பத்திரகாளி அம்பாள் கோயில்) Патһиракали Амман Ковил яки Кали Ковил, Тринкомали Шри-Ланкада, Көнчыгыш Провинциядә, Тринкомалида урнашкан Кали Амман формасына багышланган Һинд дине гыйбадәтханәсе. Кали Гыйбадәтханәсе борынгы Тринкомали Конешварам Гыйбадәтханәсенең өлеше булып тора, бу Тринкомали Конесар Малай даирәсендә зур үзара бәйле гыйбадәтханәләр комплексы, гыйбадәтханә Тринкомали Һинд Дине Колледжына якын.
Классик Дравид архитектурасында эшләнеп, Ковил нәкъ Конесар Юл Эспланадесыннан тыш Конамалай (Свами Кыясы)на кергән урында урнашкан. Ике гыйбадәтханә дә Тһирувиллаһ Бәйрәме (гыйбадәтханә арбалары) һәм Диңгез Култыгы (Тһиртһам Караткарай) вакытында эшли. Патһиракали Амман гыйбадәтханәсе безнең эраның 11-енче гасырга кадәр дини сәфәр кылучылар җәлеп иткән. Патша Раджендра Чола I хөкем сөрүе вакытында гыйбадәтханәне шактый киңәйткән, моның турында бинада язмалар бар.[1]

Гыйбадәтханә сюжеты 1660-ынчы елларда булган Уилбур Смитның Birds of Prey (1997) китабында искә алына.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Trinco historic Pathirakali Amman temple festival begins". TamilNet (March 9, 2003). Retrieved April 5, 2012.