Пеләмеш (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пеләмеш (елга) latin yazuında])
Пеләмеш
Кушыла: Бимә
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Озынлык 15 km
Карта

, һәм

ПәләмешТатарстанның Әгерҗе районында елга, Бимә елгасының сул кушылдыгы (Иж бассейны).

Елганың озынлыгы 15 км (Олы Пеләмеш белән), бассейн мәйданы 57,9 км²[1]. Сарапул калкулыгы буенча ага. Олы Пеләмеш чыганагы Пеләмеш авылыннан 5,5 км төньяк-көнбатышка таба урнашкан[2]. Югары агымда көньякка таба ага, аннары көнчыгышка таба борыла, югарыда телгә алынган авылдан 1 км төньякка таба уза һәм Кече Пелемеш белән авылдан 1 км көнчыгышка таба кушыла. (бассейнда башка торак пунктлары юк). Кушылганнан соң елга Пеләмеш исемен йөртә[2]. Сул яр буенча тамагыннан  36 км ераклыкта (Исәнбай һәм Бимә авыллары арасында уртада) Бимәгә коя.

Төп кушылдыгы — Кече Пеләмеш (уң як, озынлыгы 7 км[3] (Пәләмеш авылы аша ага).

Елганың тамагы өлешендә ПәнҗәрИсәнбай автомобиль юлы кисешә.

Гидрологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга катнаш, күбесенчә кар белән туклана. Ноябрь башында туңа, су басу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында тәмамлана. Су җыю территориясендә елга челтәренең ешлыгы — 0,34 км/км², урманлык —26%[3].

Су реестры мәгълүматлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматларе буенча Чулман су бассейны округына карый, елга су хуҗалыгы участогы — Иж елганың башыннан елга тамагына кадәр, елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агиделгә койганга кадәр. Елга бассейны — Чулман[1].

Су объектының дәүләт су реестрындагы коды — 10010112111100027446.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Государственный водный реестр РФ: без назв., 36 км по лев. берегу Бимы.
  2. 2,0 2,1 Калып:Карта/Бк
  3. 3,0 3,1 Большой Пелемеш.(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «КТРТ» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән