Пемфигус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пемфигус latin yazuında])
Пемфигус
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Хлорохин[1], ауротиоглюкоза[d][1], Ауранофин[d][1] һәм aminobenzoate potassium[d][1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/153(яп.)[2]
ICD-9-CM 694.4[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C34909[3]
 Пемфигус Викиҗыентыкта

Нарасый балада кабарчык авыруы - пемфигус — тышкы яктан үзгәрешсез калган тире һәм лайлалы тышчага куыклар чыгу белән характерланган дерматоз. Бу авыруга еш кына стафилококк белән стрептококклар гаепле. Кабарчыкларның зурлыгы төрлечә — тары ярмасыннан борчак зурлыгына кадәр, кайвакыт чикләвек кадәр дә була. Куыклар бер камералы, зурлары төрле формада, куыкның эчендә серозлы болганчык яки эренле сыекча була. Яңа куыклар иске участоктан яңаларына күчү хисабына, шулай ук инфекциянең кан белән таралу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Процесс көчле булганда, куыклар бар тирене каплап алырга мөмкин. Баланын температурасы бик югары күтәрелми, ләкин гомуми халәте начарлана.

Авыру баланы шунда ук калганнарыннан аерып, башка бүлмәгә күчерергә кирәк һәм шәхси караучы билгеләү, шәхси куллану предметлары булдыру яхшы. Пемфигус белән авырган бала бүлмәсендә дезинфекция ясала. Авыру белән элемтәдә булган балалар сәламәтләреннән аерым урнаштырылырга тиеш. Авыру баланы көн саен марганцовкалы суда юындырырга, үз вакытында чүпрәкләрен алыштырып торырга, авыру урыннарын саклык белән юып эшкәртергә кирәк. Өйдәге баланы табиблар күзәтүе астында дәвалыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]