Перикардит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перикардит latin yazuında])
Перикардит
Сурәт
Зыян китерә перикард[d]
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар ялкынсыну[1]
Дәвалануда кулланыла торган дару анакинра[d][2] һәм колхицин[d][2]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/pericarditis[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C34915[1]
 Перикардит Викиҗыентыкта

Перикардит — йөрәк пәрдәсе ялкынсынуы. Күп вакытта бу авыру ревматизм һәм туберкулез авырулары фонында үсеш ала.

Ревматизм перикардиты еш кына эндокард (йөрәк куышлыгын эчтән каплаучы һәм клапан капкачлары булып хезмәт итүче сүрү) һәм миокард за­ рарлануы белән бергә бара. Ревматизм перикардиты һәм күп очракта тубер­ кулез перикардитлары инфекцион-аллергик процессның чагылышы булып санала. Кайбер очракларда перикард үпкәләрдән инфекция кереп зарар­ лана, инфекциянең трахея-бронхлар лимфатик төененнән лимфа юллары буенча таралуы да билгеле. Перикард бүтән төрле йогышлы авырулардан (скарлатина, грипп, кызамык, сепсис) соң да барлыкка килергә мөмкин.

Перикард ялкынсынуы кайвакыт күрше органнардагы авырулар: плеврит (үпкә пәрдәсе ялкынсыну), үпкәләр ялкысыну, миокард инфаркты яки йөрәк травмасы, уремия (бөерләрнең җиткелекле эшләмәвенә бәйле канда азотлы шлаклар җыелу) тәэсирендә башланып китә.

Коры һәм экссудатлы (ялкынсыну вакытында кан тамырларыннан чы­ гып тукымага, тән куышлыгына җыела торган сыекча) перикардитлар була. Соңгысы экссудат характерына карап серозлы, серозлы-фибринлы, үлекле, каны саркып тора торган булырга мөмкин. Гадәттә авыруның се­ розлы экссудаты суырылып бетә, ә менә серозлы-фибринлы һәм үлекле экс­ судатлар еш кына перикард сүрүенең калынаюына һәм ябышуына китерә.

Йөрәк пәрдәсе ябышканнан соң, перикард куышлыгы кечерәеп кала һәм бу ябышучан (слипчивый) перикардит дип атала. Мондый перикардка еш кына известь утыра һәм панцирьлы йөрәк ясала. Җөйле тукыма тартылып, йөрәкне кыса башлый.

Коры перикардит белән авыручылар йөрәк тирәсендә авыртуга зарлана.

Авырту төрлечә була: йөрәктә кысып авырту, көчле авырту муенның сул ягында, калак сөягендә, култык астында да сизелә. Авыртуның болай тара­ луы диафрагма нервларының сизгер җепселләре киеренкелегенә бәйле.

Табиблар тыңлаганда перикард сүрүе йөрешенең тавышы ишетелү күп вакытта ялкынсынуның төп билгесе булып тора. Коры перикардит 2-3 атнадан бетмәсә, экссудатив йә ябышучан перикардитка әйләнә.

Экссудатив перикардит. Авырулар бу очракта күкрәкне кысуга, йөрәк тирәсендәге авыртуга зарлана. Сыекча җыела барган саен, тын бетү көчәя, үңәч кысыла башлагач, йотканда кыенлык сиздерә. Диафрагма нервлары кысылганда, еш очкылык тота. Авыруның тышкы кыяфәте үк үзенчәлекле: йөзе аксыл-күгәргән төс ала, шешенгән сыманрак тоела. Муендагы веналар кабарып чыга. Авыру утырганда алга таба иелә, кулларын тез өстенә куелган мендәргә куя, болай утыру аңа бераз җиңеллек бирә.

Ябышучан перикардитның симптомнары бик ачык беленми һәм кайчак, диагноз кую өчен, мәетне ачып тикшергәндә генә хәл ачыклана.

Әгәр йөрәк тоташтыргач тукыма белән чорнап алынса, йөрәк эшчәнлегенең хроник рәвештә җиткелекле булмавы сизелә башлый. Авырулар тын бетүгә зарлана. Муендагы веналары кабарып, йөзләре күгәреп чыга.

Пульс бик ешая, артериаль кан басымы төшә, веналарныкы, киресенчә, арта. Веналарда барлыкка килгән торгынлык бавыр зураюга һәм асцит (корсак куышлыгында сары су җыелу) барлыкка килүгә китерә.

Үлекле перикардит вакытында дәваланмау тормыш өчен бик куркыныч.

Ревматизм, туберкулез авырулары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән серозлы перикардит күп очракта савыгу белән тәмамлана. Ябышучан перикардит бик озак интектерә торган авыру хәлгә китерә, чөнки ябышкан плевраны аеру уңышка китермәскә дә мөмкин. Диагноз кую өчен ЭКГ, ЭхоКГ, рентген аппаратлары белән тикшерү уздырыла. Перикард эченнән алынган сыекча составын тикшерәләр, кирәк булганда биопсия ясыйлар.

Дәвалау хастаханәдә алып барыла. Иң элек авыруны китереп чыгаручы сәбәпне ачыклыйлар һәм дәваны шул нигездә оештыралар. Дәвалау так­ тикасы перикардта күпме сыекча булуга бәйләнгән. Сыекча күп булма­ ганда, специфик дәвалау таләп ителми. Гадәттә табиблар стериль булмаган ялкынсынуга каршы дарулар кулланалар, глюкокортикоидлар билгелиләр.

Еш кына көнгә 60 мг преднизолон (5-7 көн дәвамында) белән дәвалау кул­ ланыла, алга таба дозаны киметәләр. Бу дару перикардтагы сыекчаны тиз вакыт эчендә киметергә ярдәм итә.Нәтиҗәсе булмаган очракта, йөрәк сум­ касына перикардиоцентез процедурасын уздырып, глюкокортикоид кер­ тәләр. Үлекле перикардит белән авыручыларга хирургик дәва таләп ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]