Подалирий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Подалирий latin yazuında])
Подалирий сыны, Дион Археологик Музее.

Подалирий (бор. грек. Ποδαλείριος) — Борынгы Греция мифологиясендә[1] атаклы табип, Асклепий һәм Эпиона улы, Гигиея, Махаон һәм Панакея иртуганы.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фригияле Дарес игъланында Подалирий "...нык, көчле, тәкәббер һәм серле." дип тасвирлана.

Мифология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена кияве[2]. Махаон белән Троя астына 30 корабта Фессалиянең Трикка, Итома һәм Эхалия шәһәрләреннән отрядлар китергән[3] (я 9 кораб китергән, ә аның иртуганы 20-не[4]). Махаон белән бергә Подалирий Троя астында грек армиясенең табибы булган. Эчке хасталар дәвалау сәләтенә ия булган, Эант Теламонидның юләрлеген билгеләгән[5], Филоктетны дәвалаган[6]. Шәһәрне алу вакытында Троя аты эчендә утыручыларның берсе булган[7]. Троя диварлары астыннан кайтканнан соң Кариягә китеп Сир шәһәрендә тора башлаган[8]. Башкача сөйләү буенча Троядан коры җир буйлап Колофон аша кайткач, Подалирий Дельфларга килгән һәм Дельф оракулыннан кайда торырга тиеш икәнен сораган. Оракул төшүче күк аңа зыян китермәгән урында дип җавап биргән. Ул бөтен яктан таулар белән уратылган Кария Херсонесы урынында тора башлаган[9]. Йә ул диңгездә йөрү вакытында юлыннан адашкан һәм Кария шәһәре Сирн яр буена килеп шунда тора башлаган[10]. Подалирийның Храмы һәм тагын бер Калхас Храмы Италиядә, Давниядә Дриум дип аталган калкулыкта булган[11], анда Калхант янында аның "ялган кабере"н күрсәткән булганнар[12]. Аның хөрмәтенә Карл Линней киң таралган җилкәнле кораб сыман күбәләкләрнең берсен подалирий дип атаган (хәзерге атамасы Iphiclides podalirius (Linnaeus, 1758)).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мифы народов мира. М., 1991-92. В 2 т. Т.2. С.317.
  2. Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека III 10, 8; Э VI 2; VII 18; Гигин. Мифы 81.
  3. Гомер. Илиада II 733; Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э III 14.
  4. Гигин. Мифы 97.
  5. Арктин. Разрушение Илиона, фр.4 Бернабе.
  6. Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э V 8.
  7. Квинт Смирнский. После Гомера XII 344.
  8. Калып:ВТ-РСКД
  9. Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека Э VI 18.
  10. Павсаний. Описание Эллады III 26, 10.
  11. Страбон. География VI 3, 9 (стр.284).
  12. Ликофрон. Александра 1050—1066 и комм.