Портал:Алтын Урда/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтын Урда/Шәп мәкалә latin yazuında])
Ладыженский Г. А., 1899 ел. Хаҗибәй.

Хаҗибәй (төр. Hacıbey), (яки Һаҗибәй) - Әдис култыгында бүгенге Әдис шәһәре урынында урнашкан, б.э. XIV гасырыннан билгеле торак пункт, таш кирмән, кораблар, көймәләр порты.

Инде XV гасырда ук (башка гипотезалар буенча XVI гасырда гына) җимерелеп халкы күченеп бетә. Ә XVIII гасырда Госманлы империясе тарафыннан кире торгызыла.

Торак пунктны нигезләү турында ике караш яши: татарныкы һәм литваныкы.

Татарча караш буенча Хаҗибәйне татарлар нигезләгән булып чыга һәм атамасы да Алтын Урда бәе (бәге) Хаҗига барып тоташа. Литвача караш буенча Хаҗибәй исеме литва магнаты Коцюб Якушинский (пол. Kocub Jakuszynski) атамасыннан чыккан дип уйланыла. Ул бу җирләр Литва Кенәзлегенә күчкәч монда крестьяннар күчергән дип фикеләнә.