Портал:Бөек Болгар/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек Болгар/Шәхес latin yazuında])

Кубрат хан (tat.lat. Qubrat xan, болг. Кробат, Кубрат, греч. Χουβρατις, Курт, болг. Куртъ, Mari: Чумбылат, борынгы төрекчәдән "бүре") (~600 — 665)Һуннарның төрки утригыр, кутригыр кабиләләренең Дуло ыругыннан чыккан Фанагориядә хәким иткән болгар ханы, Бөек Болгар иленә нигез сала, Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарух'ның әтиләре.

Византия империясе тарихчыларыннан калган чыганакларга таянып эш итүче замандаш тарих галимнәре арасында, аның шул заманнарда Христиан дөньяcының үзәге булган Константинопольда император Ираклий I нең (ингл.) сараенда үсеп, соңгысы белән якын дус булуын, ул византиялыларның мәдәниятен һәм дәүләтләрнең "Бер Ходай, бер империя, бер дин" девизын хөрмәт, иконалар төшенчәсе булмаган борынгы Православие'ны кабул иткәне, Христиан дөньясында cенаторлар гына ташыган патриций (ингл.) дәрәҗәсен алганы турында фикер таралган.