Портал:Тел белеме/Татар дөньясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тел белеме/Татар дөньясы latin yazuında])

Латыйф Җәләй (1894 елның 17 ноябре — 1966 елның 1 августы) — татар тел галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор.

1939 елга кадәр Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тел тарихы, тарихи грамматика һәм татар диалектологиясе фәннәрен укыта. Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни–тикшеренү институты ачылгач, Латыйф Җәләйне анда тел секторы мөдире итеп билгелиләр. 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый.

«Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар», «Татар теленең тарихи морфологиясе», «Татар диалектологиясе», «Татар теленең урта диалекты», «Татар теленең орфоэпик нигезләре» кебек монографик хезмәтләре белән ул татар тел белеменең берничә тармагына нигез салучы киң колачлы галим булып таныла. «Татар теленең урта диалекты» исемле фундаменталь хезмәте өчен аңа 1954 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Шуннан соң озак та үтми ул профессор исемен ала.