Портал:Химия/Татар дөньясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Химия/Татар дөньясы latin yazuında])

Илфак Абдуллин — (22.04.1942, Балтач районы, Пархода авылы) — татар галиме, химия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, «СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы». Казан химия-технология институтының Түбән Кама шәһәрендәге филиалында өлкән укытучы, Казанда НИИАТта фәнни хезмәткәр, аннан соң медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында сектор мөдире, Казан медицина институтының аналитик һәм органик булмаган химия кафедрасы мөдире. Институтның гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта башта химия-технология, аннан соң авиация институтында кандидатлык диссертациясе яклау советы әгъзасы.