Портал:Хокук/Татар дөньясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хокук/Татар дөньясы latin yazuında])

Тимурбәк Дәүләтшин (1904 ел, Уфа губернасының Җилдәр авылы - 26 май 1983, Мюнхен) — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әссирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитеты оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.