Праймериз
Праймериз, кайчакта (фирка эчендә) алдан тавыш бирү (ингл. primaries) — сәяси фиркадән бердәм намзәт сайлана торган тавыш бирү төре ул. Сайланган намзәтләр арасында гади тавыш бирү үткәрелә. Праймериз уздыруның мәгънәсе бер фиркагә керүче намзәтләрнең бер-берсеннән тавыш тартып алуын булдырмау.
Праймериз ачык (һәркем тавыш бирә ала) һәм ябык типтагы (фирка әгъзалары гына тавыш бирә ала) була. Шуннан тыш төрле вариантлар булырга мөмкин, мәсәлән, праймеризнең икенче турында берьюлы иң күп тавыш җыйган ике намзәтнең катнашуы.
Праймериз ешрак Америка Кушма Штатларында кулланыла, башка илләрдә - күпкә сирәгрәк.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Kendall, Kathleen E. Communication in the Presidential Primaries: Candidates and the Media, 1912—2000 (2000)
- Primaries: Open and Closed 2007 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.
- Palmer, Niall A. The New Hampshire Primary and the American Electoral Process (1997)
- Ware, Alan. The American Direct Primary: Party Institutionalization and Transformation in the North (2002), the invention of primaries around 1900