Призма (оптика)
Призма | |
Призма Викиҗыентыкта |
Призма — оптикада: үтә күренмәле материалдан ясалган, яссы шомартылган кырлы геометрик призма формасындагы оптик элемент. Яктылык нуры призмада сына.
Призма төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дисперсион призмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дисперсион призмаларны спектраль җиһазларда төрле озынлыктагы дулкыннар нурланышларын пространствода аеру өчен кулланалар.
- Гади өчкырлы призма
- Броунинг-Рузерфорд призмасы
- Аббе дисперсион призмасы
- Амичи призмасы
Кайтаручы призмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кайтаручы призмаларны нурлар, оптик күчәр һәм визирләштерү сызыгы юнәлешләрен үзгәртү өчен кулланалар. Кайтаручы призмалар берничә сыйфат буенча бүленәләр:
- призмадагы кайтарылулар саны
- «түбә» булу яки булмау
- призма конструкциясе характеры
- оптик күчәр сыну почмагы
Шулай ук һава аралыгы белән аерылган берничә өлештән торучы призмалар да кайтаручы призмалар арасында билгеле урында торалар. Кайсыбер киң таралган призмалар үз исемнәрен алалар:
- Пентапризма
- Порро призмасы
- Аббе-Порро призмасы
- Аббе призмасы
- Пехан-Шмидт призмасы
- Дове призмасы
- «Түбәле» призмалар
- Дихроид призма
Призма исеме сызык аша язылган ике яки өч хәреф һәм сан белән билгеләнә. Беренче хәреф кайтаручы кырлар (кайтарылулар) санын күрсәтә(«А» — бер, «Б» — ик, «В» — өч һ.б.). «Түбә», шартлы рәвештә, бер кыр булып санала, һәм аны билгеләр өчен беренче хәрефтән соң «к» индексын куялар (мәсәлән, Ак, Бк)
Икенче хәреф конструкция характерына күрсәтә («Р» — тигезьяклы, «П» — пентапризма, «У» — ярымпентапризма, «С» — ромб рәвешле, «М» — ераклык үлчәү тибындагы, «Л» — Леман призмасы). Сызык аша язылган саннар оптик күчәр сыну почмагын күрсәтәләр(0°,90°,180°). Мәсәлән, «ВкР-45°» — өч кайтаручы кырлы һәм түбәле тигезьяклы призма, күчәр сыну зурлыгы - 45°.
Җыелма призмалар үз исемнәре һәм күчәр сыну зурлыклары буенча билгеләнәләр. Мәсәлән, «А-0°» — Аббе призмасы, «Бк-90°» — түбәле башмакча призма, «К-0°» — призма-куб.
Поляризацион призмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Николь призмасы
- Волластон призмасы
- Аренс призмасы
- Глан-Фуко призмасы
- Глазебрук призмасы
- Рошон призмасы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Hecht, Eugene (2001). Optics (4th ed.). Pearson Education. ISBN 0-8053-8566-5.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Geometry of Two Prism Spectroscopes 2006 елның 23 июнь көнендә архивланган.
- Java applet of refraction through a prism