Пётр Бутков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Бутков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пётр Бутков
Туган 28 декабрь 1775(1775-12-28)
Үлгән 1857[1]
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре тарихчы
Кардәшләр Бутков, Михаил Григорьевич[d]
Фән өлкәсе: тарих
Известен как: Калып:Историк

Петр Григорьевич Бутков (1775-1857) - рус тарихчысы, Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, дәүләт эшлеклесе, хакыйкый яшерен киңәшче, сенатор. В. П. Бутковның әтисе, М. Г. Бутковның абыйы[2] .

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петр Бутков 1775 елның 17 (28) декабрендә Харьков губерниясе Иске Бель өязе Осиновка бистәсендә туган.

Хезмәтен Владимир драгун полкында башлый. Кавказда хәрби хезмәт иткәндә, Бутков Грузия тарихы һәм Россия белән Персия арасындагы мөнәсәбәтләр турында материаллар җыя башлай. Грузия кушылган елларда (1801-1802) Кноррингның баш командующийы канцеляриясе җитәкчесе була.

1803-нче елда Бутков отставкага китә һәм Кавказдан чыгып, Санкт-Петербургта урнаша, анда Грузия тарихы буенча үз эшмәкәрлеген дәвам итә.

1805 елда Бутков янә хезмәткә керә һәм герольдиягә алына; 1809 елда Молдавия армиясе баш командующийы генерал-фельдмаршал князь А. А. Прозоровскийгә генерал-аудитор-лейтенант итеп билгеләнә, ә соңгысының варислары, княз Багратион һәм граф Каменский 2-нче очоронда тагын поход канцеляриясе белән идарә итә һәм армиянең гамәлләре һәм хәрәкәтләре турында хатап язма алып бара.

1811-нче елда, авыру аркасында, Бутков хезмәттән китә һәм 1820-нче елга, Воронеж губернасы училищелары директоры итеп билгеләнгәнгә кадәр, отставкала кала, ә 1823 елда Финляндия генерал-губернаторы граф Закревский янында аерым йөкләмәләр буенча чиновник итеп билгеләнә.

1828 елда ул Эчке эшләр министрлыгы советы әгъзасы итеп билгеләнә һәм бу дәрәҗәдә ике тапкыр, министр булмаганда, министрлык белән идарә итә; 1841 елда ул академикка сайлана, 1849 елда сенатор итеп билгеләнә.

Хакыйкый статс киңәшче (1826 ел), яшерен киңәшче (1836 ел), хакыйкый яшерен киңәшче (1856 ел) дәрәжәләренә лаек була.

Петр Бутков 1857 елның 12 декабрендә вафат була[3]. Төньяк Кавказда, Новосвободная (Адыгея) станицасы янындагы мәгарә аның исеме белән атала [4] .

Петр Бутков библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Изге Иоанн Иерусалимский ордены (1800)

- 4 нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1800)

- 2 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1828)

- 1 нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1830)

- 1 дәрәҗә Изге Анна орденына империя таҗы (1831)

- Ак бөркет ордены (1840)

- Изге Александр Невский ордены (1853)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]