Пётр Тимофеев
Пётр Тимофеев | |
---|---|
Туган | 25 июнь (8 июль) 1902 Мәскәү, Россия империясе |
Үлгән | 18 ноябрь 1982 (80 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Головино зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Всероссийский электротехнический институт[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d] |
Петр Тимофеев (1902—1982) — электроника һәм вакуум техникасы өлкәсендә совет галиме.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тимофеев Пётр Васильевич1902 елның 12 (25) июнендә Мәскәүдә туган. 1925 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищеда (1925-1928), МДУ-да (1926-1941), Мәскәү энергетика институтында (1933-1941), Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава инженер академиясендә (1945-1948) укыта. 1935 елдан — профессор. 1928 елдан Бөтенрусия электротехника институтында эшли. СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).
П. В. Тимофеев 1982 елның 18 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Головино зыяратында җирләнгән.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп хезмәтләре киноны тавышландыру өчен фотоэлектрик корылмаларны, икенчел электрон эмиссияне, электрон оптика буенча. Берничә фотоэлемент, электрон күбәйткечләр, электрон лампалар һәм электрон-оптик үзгәрткечләр эшли.
1933-1936 елларда тапшыручы телевизион электрон көпшәләр, шул исәптән супериконоскоп, шулай ук башка электрон-оптик корылмалар уйлап таба. Тавышлы кино, телевидение һәм автоматика өчен көчәйткечләр һәм фотоэлементлар эшләүдә катнаша. Оборона сәнәгате өчен инфракызыл техник приборлар сериясен эшли.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — яңа төр оптик приборлар булдырганы өчен
- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — яңа оптик приборлар булдырган өчен.
- Социалистик Хезмәт Герое (13.10.1982)
- Ленин ордены (13.10.1982)
- дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (16.05.1947; 02.06.1952; 19.07.1962; 17.09.1975)
- Кызыл Йолдыз ордены (21.01.1944)
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (21.04.1939)
- медальләр
- РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тимофеев Пётр Васильевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Кинословарь в 2-х томах, М., «Советская энциклопедия», 1966—1970
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профиль Петра Васильевича Тимофеева РФА рәсми сайтында
- Тимофеев Петр Васильевич // Московская энциклопедия. / Гл. ред. С. О. Шмидт. — М., 2007-2014. — К. I. Лица Москвы: [в 6 кн.].
- 8 июль көнне туганнар
- 1902 елда туганнар
- Мәскәүдә туганнар
- 18 ноябрь көнне вафатлар
- 1982 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Физика-математика фәннәре докторлары
- Социалистик Хезмәт Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре
- Сталин премиясе лауреатлары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мәскәүдә җирләнгәннәр