Радик Шәрәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Шәрәфиев latin yazuında])

Бу мәкалә, мөгаен, автобиографиктыр


Радик Шәрәфиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Радик Рашат улы Шәрәфиев

Туу көне

20 ноябрь 1999(1999-11-20) (24 яшь)

Туу урыны

Россия, Татарстан, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә

Эшчәнлек еллары

2017 (җырчы) — х. в.Алсу-Азат Фазлыевлар (гитара) — 2018—2020

Duslar (солист) — 2020

Казан Егетләре (солист) — 2020—2022

Фирдус Тямаев (гитара) — 2023 — х. в.

Дәүләт

Русия Русия

Һөнәрләр

җырчы, үзешчән композитор

Кораллар

гитара, пианино

Жанрлар

поп, татар эстрадасы

Коллективлар

Алсу-Азат Фазлыевлар төркеме

Duslar төркеме

Казан егетләре төркеме

Фирдус Тямаев төркеме

Лейбллар

SHARAFIEV

Радик Шәрәфиев


Радик Шәрәфиев, Радик Рашат улы Шәрәфиев (1999 елның 20 ноябре, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә) — популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы, популяр җырлар язучы, үзешчән композитор. Татар һәм рус телләрендә җырлар башкара.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туган. Әтисе Рашат — шофёр булып, әнисе Алсу — тәрбияче булып эшли. Бертуган абыйсы, Айрат — Таттелком да эшли.

Радик кечкенәдән бик актив була. Сәнгатьне, спортны бик ярата башлый. Әнисе (Алсу) Радикны төрле бәйгеләргә йөртә башлый. Бәйгеләр аша Радикны Әтнә дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллинның Мулла исемле спектакленә Ильдар ролен уйнарга чакыралар. 2014 елда Радик Созвездие-Йолдызлык фестивалендә Пирамида концертлар залында II нче урынга лаек була. Марат Фәйрушин репертуарындагы «Әнкәй мине таңда уят әле» җыры белән күп кешеләрнең күңеленә үтеп керә. 2014 ел ахырында Радикның тавышы үзгәрә (мутация голоса) башлый. Бер елдан артык Радик җырламаска тырыша. Соңрак әкренләп яңа тавышына да күнегә.

Казан дәүләт мәдәният институтын этносәнгать бүлеген тәмамлаган. Икенче курстан Азат Фазлыев Алсу Фазлыева төркемендә электрогитарада уйный башлаган. Параллель рәвештә үзенең җырларын да иҗат итә. 2019 нчы елда беренче «Уйла мине» исемле альбомы дөнья күрә. Радик башка татар эстрада җырчылары белән дә хезмәттәшлек итә башлый. 2020 нчы елда Радик TMTV каналында «Яңа йолдыз I» проектында катнашып, финалист була. Шул елда «DUSLAR» исемле төркемгә чакырыла. Ә аннары күп тә үтми Радикны «Казан Егетләре» төркеменә чакыралар. 2022 нче елда «Яңа татар җыры II» конкурсында катнашып, «Эзлим сине» һәм «Бер җылы сүз» исемле җырлар махсус премияга лаек була. 2 ел егетләр төркемендә көч куйгач, ул Фирдүс Тямаев төркеменә электрогитарист буларак китә. Ул араларда Радик үзенә яңа имидж уйлап таба. Һәр чыгышта аны тамашачы башында ак повязка белән күрә башлый. Радик русча җырлар да иҗат итә, ягъни беренче «Самокат» исемле җыры күп кешеләрне битараф калдырмый. Аның иҗатын яшьләр генә түгел, балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә үз итә. Хәзерге көндә Радик үзенең җырларын язып, үз тамашачысына җиткерә, Фирдүс Тямаев төркемендә электрогитарада уйный һәм башка җырчыларга җырлар иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Раяз Фасихов, Алмаз Мирзаянов, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев, Ришат Фәзлиәхмәтов, Ильдар Хәкимов, Айрат Сафин, Айдар Гәлимов, Гөлназ Батталова, Әбри Хәбриев, Резеда Әхмәтвәлиева, Ильшат Сафин, Рәфис Кәлимуллин һ. б. җырчыларның репертуарында бар.

Кайбер популяр җырлары: «Синең белән килә каласым», «Мин бәхетле», «Сагынмам», «Ярат», «Эзлэдем», «Ишет сүзләремне», «Бер җылы сүз», «Бер гомер арасы», «Урлап китәм», «Сиңа атап».

Альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Радик Шарафиев. «Уйла мине», archived from the original on 2023-08-25, retrieved 2018-01-02 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]