Рамакришна Миссиясе, Дәһли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамакришна Миссиясе, Дәһли latin yazuında])
Рамакришна Матһ, Дәһли.

Рамакришна Миссиясе, Дәһли - ул 1897 елда Свами Вивекананда тарафыннан нигезләнгән рухи оешма Рамакришна Миссиясенең Дәһлидә тармагы.[1] Дәһли тармагы Рамакришна Маргта 1927 елның 4 маенда нигезләнгән булган.[2][3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәһли миссиясе 1927 елда 966, Гарстэн Бастион Юлында арендаланган йортта ачылган Рамакришна Матһыннан килеп чыккан. Хәзерге биналарның төзелеше 1934 елда, беренче нигезләү кирпече Белур Матһтан китерелгән һәм Шри Рамакришнаның туры өйрәнчеге һәм Рамакришна Матһның һәм Рамакришна Миссиясенең икенче президенты Свами Шивананда тарафыннан изгеләштерелгән вакытта башланган булган. Шуннан соң, Дәһли Үзәге рәсми рәвештә 1935 елда ачылган булган. [3][2] Соңыннан Рамакришна Матһның һәм Миссиянең 13-енче президенты булып киткән һәм Падма Вибһушан бүләген алган Свами Ранганатһананда Дәһли Миссиясенең сәркатибе булып 1949 елдан 1962 елга кадәр сәркатибе хезмәт иткән. Свамилар Шарвананда, Сатпракашананда, Сваһананда, Будһананда, Вандананда һәм Гокулананда шулай ук Дәһли Миссиясе белән ассоциацияләнгән булган.
2013 елда Миссия Үзәк Урта Белем Оешмасы (Central Board of Secondary Education) белән VII, VIII һәм IX сыйныф укучыларына кыйммәтләргә нигезләнгән белем бирүне тәэмин итәр өчен эшли башлаган.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миссиягә Дәһли Метросының Рамакришна Ашрам Марг метро тукталышыннан килеп була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. New Delhi Branch. Ramakrishna Math and Ramakrishna Mission. 2013-11-25 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 A bout Us. Ramakrishna Mission, Delhi. 2013-11-25 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 For the welfare of the entire world (20 November 2013). 2013-11-25 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]