Эчтәлеккә күчү

Рамалингешвара гыйбадәтханәләр төркеме, Авани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамалингешвара гыйбадәтханәләр төркеме, Авани latin yazuında])
Аванида Рамалингешвара гыйбадәтханәләр төркемендә (шихара) Дравид супер-корылмасы.

Рамалингешвара гыйбадәтханәләр төркеме (шулай ук Рамалингешвара яки Рамалингесвара дип әйтелә һәм кайвакыт Рамешвара төркеменә карый) Һиндстанда, Карнатака штатында, Колар районында Авани шәһәрчегендә урнашкан һәм Дравид архитектурасы стилендә төзелгән. Һиндстанның Археология Өйрәнүе мәгълүматы буенча гыйбадәтханә бизәкле 10-ынчы гасыр Ноламба династиясе бинасы булып тора, соңрак ул Чола династиясе тарафыннан өлешчә янә төзекләндерелгән булган.[1] Гыйбадәтханә дәүләт әһәмиятенә ия һәйкәл буларак Һиндстанның Археологик Өйрәнү тарафыннан саклана.[2]

Авани бик борынгы урын. Һиндстанның Археологик Өйрәнүе буенча язма безнең эраның 399 елына карый. Соңрак язмаларда ул "Көньякта Бодхгайя" дип атала. Риваять буенча Авани Һинд дине изгесе Вальмикиның (Рамаяна эпосының авторының) сыену урыны булып тора һәм Һинд дине Ходае Рама Аванида Айодхьяга Ланкадан кайтканда булган. Риваять буенча, Раманың угыллары Лава һәм Куша монда гыйбадәтханә комплексыннан ерак булмаган арада хәзер дә булган калкулыкта туган булган (асаба Каннада телендә ул "Лава-Куша бетта" дип атала).[1] Сәнгать тарихчысы Мадһусудан Дһаки буенча, Ноламба гыйбадәтханә корылмалары “Ноламбавади” буларак тарихи мәгълүм төбәгендә бар, бу Гангавадидан көнчыгышка төбәк (көньяк Карнакада төбәк), әмма Андһрадешадан көнбатышка таба (хәзерге Андһра-Прадеш). Гыйбадәтханә иртә 10-ынчы гасыр белән даталана.[3] Тарихчы Джеймс Харле буенча пракара эчендә иң борынгы бина булып Шатругналинешвара гыйбадәтханәсе (яки "Шатругнешвара") һәм Талакадның Көнбатыш Ганга династиясе тарафыннан төзелгән булган (биналарда Ганга язмасына нигезләнгән). Шуннан соң датасы буенча Лакшманалингешвара изге урыны бар. Харле буенча бу Карнатака штатында изге урыннар төркеменең иң иртә мисалы булып тора.[4]

Гыйбадәтханә планы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексында дүрт төп изге урын бар, Рама, Лакшмана, Бхарата һәм Шатругхна өчен. Башка кечерәк изге урыннар бар, Вали һәм Сугрива өчен.[5] Рамалингешвара гыйбадәтханәсе (яки "Рамешвара"да) sanctum (гарбһагриһа), a вестибюль (антарала) һәм бизәкле баганалар белән зал (наваранга) бар. Гыйбадәтханәнең нигезендә (адһиштһана) рельефындаКиртимукха” белән арсланнар. Тышкы стеналарда “дравида” манаралары (“шихара”) белән пилястрлар.[1]

Иң зур “линга” (Шива Ходаеның универсаль символы) булган . Лакшманалингешвара (яки "Лакшманешвара"ның) стенасында рудракша (изге агач бусинкалар) тоткан мәшһүр 10-ынчы гасыр изге Трибһуванакарта сурәте бар. Залның баганаларында (Бһараталингешвара яки Бһаратешвара изге урынындагы кебек) берничә рельеф поты бар һәм түшәмдә нәзек Ума-Махешвара поты (хатыны Парвати белән Шива), аның тирәли аштадикпалалар җыелышы (ашта - "сигез", дик - "юнәлешләр", пала - "сакчы"; сигез юнәлеш сакчылары).[1] Бу төркемдә шулай ук Парвати изге урыны бар. Барлык изге урыннарның тышкы бизәлеш элементларының филләр, арсланнар, ялилар, макаралар белән формалар, алар өстеннән стена пилястралары һәм “якшалар, дварапалалар (ишек яки капка сакчылары), Шива, Бхайрава, Бхайрави, Вишну һәм Ганеша сурәтләре.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Ramalingeshwara temple and inscriptions. Archaeological Survey of India, Bengaluru Circle. ASI Bengaluru Circle. әлеге чыганактан 2013-12-19 архивланды. 19 Dec 2013 тикшерелгән.
  2. Alphabetical List of Monuments - Karnataka -Bangalore, Bangalore Circle, Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. 19 Jan 2013 тикшерелгән.
  3. Dhaky (1977), p6
  4. Harle (1986), p183
  5. Garg (1992), p827

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]