Эчтәлеккә күчү

Рафаэль Зон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Зон latin yazuında])
Рафаэль Зон
Туган 1 декабрь 1874(1874-12-01)[1]
Сембер
Үлгән 27 октябрь 1956(1956-10-27)[1] (81 яшь)
Ватандашлыгы Америка Кушма Штатлары[2]
Әлма-матер Корнелл үнивирситите, Корнелл университетының авыл хуҗалыгы көллияте[d] һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тикшеренүче

Рафаэль Зон (эмиграциягә кадәр — Рафаэль Габриэлевич (Рафаил Гаврилович) Масин-Зон, ингл. Raphael Zon; 1874 елның 1 декабре, Сембер, Россия империясе1956 елның 27 октябре, АКШ) — Россия һәм Америка урманчысы, АКШ Урман хезмәте эшлеклесе.

Рафаэль Габриэль улы (Рафаил Гаврилович) Масин-Зон Сембердә сәгать эшләре остасы Габриэль Лейбович (Гавриил Львович) Масин-Зон (1849—1915) һәм аның хатыны Гени Вениамин кызы Берлинер гаиләсендә туга. 1894—1895 елларда алафуз эшчеләр арасында революцион пропаганданы алып баручы халык түгәрәгендә катнаша[3], кулга алына[4], 1897 елда, залог астында иреккә чыгарылган вакытта, Россиядән качып китә. Зона һәм аның көрәштәше — фельдшер мәктәбе укучысы Хана Абрамовна Пузырийская (соңрак алар өйләнешәләр) Бельгиягә китә. Ул анда Льежда укый[5]. Тугыз ай Лондонда үткәрә, аннары 1898 елда Кушма Штатларга күченә[6].

Сембер классик гимназиясен тәмамлый. Медицина һәм табигый фәннәрне өйрәнә, Казан император университетын «Чагыштырма эмбриология» белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый[7]. АКШТА Зон Корнелл университеты каршындагы Нью-Йорк дәүләт урман хуҗалыгы көллиятендә урман хуҗалыгын өйрәнә. Аның укытучылары Бернхард Ферноу һәм Филберт Рот кебек танылган белгечләр була. Университетны 1901 елда тәмамлый.

Университетны тәмамлаганнан соң АКШ Урман хезмәтенә эшкә керә, анда 43 ел гомере дәвамындә эшли. Зон доктор Бернхард Ферноу һәм Кушма Штатларның Урман хезмәтенең беренче җитәкчесе Гиффорд Пинчотның протежесы була. Ул Боба Маршаллның якын дусты була.

Зон урман хуҗалыгын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Аның 200 дән артык фәнни публикацияләре рус, француз, алман һәм япон телләренә тәрҗемә ителгән. Бернард Ферноу белән бергә Зон АКШта урманчылар өчен профессиональ әдәбият бастырыла башлауга ярдәм итә. «Forest Quarterly» басмасы редакторы булган. 1905 елда шулай ук «Proceedings of the Society of American Foresters» мөхәррире була. Соңрак басмалар «Journal of Forestry» исеме астында берләшә[8]. Зон 1923—1928 елларда аның баш мөхәррир була.

Зон Америка урманчылары арасында «гигант» булып санала[9]. Авыл хуҗалыгы министры Клод Уикард аны «Американың барлык урманчылары арасында иң өлкәне» дип атый[10].

  • Апасы — Рахиль Гавриловна Масин-Зон, шулай ук Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган, анда 1906 елда кабул ителгән була.
  • Бертуганның уллары — режиссёр Борис Вульфович Зон һәм ССРБ Эчке эшләр халык комиссары Генрих Григорьевич Ягода.
  • Бертуганның кызы — медицина фәннәре докторы, профессор Татьяна Евгеньевна Ивановская, патологоанатом.
  1. 1,0 1,1 SNAC — 2010.
  2. Identifiants et RéférentielsABES, 2011.
  3. Пути революции
  4. Масинзон Рафаил Гаврилович. әлеге чыганактан 2018-05-11 архивланды. 2018-05-10 тикшерелгән.
  5. Rudolf, Paul O. R. Zon, Pioneer in Forest Research (ингл.) // Science. — 1957. — 1 January (vol. 125, no. 3261). — P. 1283—1284.
  6. Pinchot, G., 1945. We present. Journal of Forestry. 43(12):927-928.
  7. Schmaltz, Norman J. (1980). "Forest Researcher: Raphael Zon" Part I, Journal of Forest History (January), pp.25-39. Accessed: March 13, 2013.
  8. FSEEE. FSEEE. әлеге чыганактан 2012-04-02 архивланды. 2012-12-13 тикшерелгән.
  9. December 1, 1874: A [Red] Star is Born « Peeling Back the Bark. Forest History Society (2009-04-20). 2012-12-13 тикшерелгән.
  10. Schmaltz, Norman J. 1980. «Forest Researcher: Raphael Zon» Part II, Journal of Forest History (April), pp.86-97. Accessed: March 13, 2013.