Рәфис Кадыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфис Кадыйров latin yazuında])
(Рафис Кадыйров битеннән юнәлтелде)
Рәфис Кадыйров
Туган 7 июнь 1955(1955-06-07)[1] (68 яшь)
Күнгәк, Аскын районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты

Рәфис Кадыйров (рус. Кадыров Рафис Фаизович; (7 июнь 1955 ел) — Башкортстан сәясәтчесе, «Восток» банкы җитәкчесе (1988-95).

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Югары Советның Республиканың, шәһәр һәм районнарының социаль һәм икътисади үсеш буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәфис Фәез улы Кадыйров 1955 елның 7 июнендә Башкорт АССР-ының Аскын районы Күнгәк авылында туган.

Милләте буенча башкорт[чыганагы?], югары белемле — 1983 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын, 1993 елда Россия Фәннәр академиясенең Икътисад һәм социология институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, 1974 елда медицина училищесын тәмамлагач, район ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып башлый.

1974-1976 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Ерак Көнчыгыш больницасында фельдшер булып эшли.

Медицина институтын тәмамлагач, Уфада 13нче хастаханәдә интернатура үтә.

1984-1989 елларда 21нче хастаханәдә реаниматолог.

1989-1993 елларда «Восток» кооператив банкының идарәсе җитәкчесе.

1993 елдан «Восток» халыкара сәүдәгәрлек банкының җитәкчесе.[2]

Уфа шәһәре Совет районы, 63нче Молодежный сайлау округы Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана.

Башкортстан Югары Советының республиканың, кала һәм районнарының социаль һәм икътисади үсеш буенча комиссия әгъзасы.[3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР-ның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/kadyrov-rafis-faizovich.htm
  2. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Кадыйров, Рәфис