Эчтәлеккә күчү

Ребекка Фергюсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ребекка Фергюсон latin yazuında])
швед. Rebecca Ferguson
Рәсем
Ватандашлык  Швеция[1]
Тугандагы исем швед. Rebecca Louisa Ferguson Sundström
Скандинавское среднее имя Ferguson[d] һәм Sundström[d]
Туу датасы 19 октябрь 1983(1983-10-19) (42 яшь)
Туу урыны Стокгольм, Швеция[1]
Туган тел швед теле һәм инглиз теле
Һөнәр төре актёр, модель, башкаручы пырадүсир
Әлма-матер Adolf Fredrik's Music School[d]
Активлык чорының башы 1999
 Ребекка Фергюсон Викиҗыентыкта

Ребекка Луиза Фергюсон Сундстрём (ингл. Rebecca Ferguson, швед. Rebecca Louisa Ferguson Sundström; 19 октябрь 1983(19831019), Стокгольм) — Швеция актрисасы.

Ребекка Луиза Фергюсон Сундстрём 1983 елның 19 октябрендә Швециянең башкаласы Стокгольмның Васастан районында туган. Әнисе Розмари — 25 яшендә Швециягә күчеп килгән инглиз кызы[2]; атасы — швед. Ребеккадан тыш гаиләдә тагын өч бала үсә.

1999 елда Адольф Фредрикс музыкаль мәктәбен тәмамлый[3].

13 яшьтән журналларда модель булып эшли, һәм шулай ук рекламада төшә.

Экраннарга 1999-2001 елларда чыккан «Новые времена» (швед. Nya tider) сериалында Анна Грипхельм төп ролен башкара, соңрак «Океанический проспект» (ингл. Ocean Ave.) швед-америка сериалында уйный.

2011 елда швед режиссеры Ричард Хоберт аны кала базарында күреп кала һәм Ребеккага үзенең «До Антиба в один конец» (швед. En enkel till Antibes) фильмында төп рольне башкарырга тәкъдим итә. Аннары Фергюсон «Дух утопленника» (швед. Strandvaskaren) һәм «Мы» (швед. Vi) фильмнарында уйный.

2012 елдан Би-би-си каналының «Ак патшабикә» (ингл. The White Queen) дигән 10 серияле тарихи драмада Ал һәм ак розалар сугышы чорындагы патшабикә Елизавета Вудвилл ролен башкара[4][5]. Фергюсон бу сериалда уйнавы критиклар тарафыннан уңай кабул ителгән[6], һәм аңа билгелек һәм Алтын глобус премиясына номинация китерә.

2015 елда «Миссия невыполнима: Племя изгоев» (ингл. Mission: Impossible — Rogue Nation) америка фильмында төп рольләрнең берсен башкара[7][8].

2007 елда улы туган; аның атасы — элекке егете Людвиг Халлберг[9][10].

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль

Калып:ВСериале Калып:ВСериале

2004 ф Дух утопленника StrandvaskarenАманда
2008 кыск Plusкыз

Калып:ВСериале

2009 кыск Неотразимая Irresistibleхатын-кыз
2009 кыск Flyga, inte dalaкыз
2009 кыск Lennartкыз
2010 кыск Arkivкыз
2011 ф До Антиба в один конец En enkel till AntibesМария

Калып:ВтФильме Калып:ВСериале

2013 ф Мы ViЛинда
2013 ф Cold Nightкыз

Калып:ВСериале

2014 ф Геракл HerculesЕргения
2014 ф Красный шатёр The Red TentДина
2015 ф Миссия невыполнима: Племя изгоев Mission: Impossible — Rogue NationИльза Фауст
2016 ф Несмотря на падающий снег Despite the Falling SnowКатя/Лорен
2016 ф Флоренс Фостер Дженкин] Florence Foster JenkinsКэтлин Уизерли Бэйфилд
2016 ф Девушка в поезде The Girl on the TrainАнна Уотсон
2017 ф Снеговик The SnowmanКэтрин Брэтт
2017 ф Живое LifeМиранда Норт
2017 ф Величайший шоумен The Greatest ShowmanЙенни Линд
2018 ф Миссия невыполнима: Последствия Mission: Impossible – FalloutИльза Фауст
  1. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek Record #103454022X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Rebecca: 'I’m a commoner who becomes the White Queen' | News | TV News | What’s on TV, archived from the original on 2013-11-03, retrieved 2021-04-23
  3. Citroën DS Rising Star nominerade 2013. Stockholm Film Festival. әлеге чыганактан 2014-12-02 архивланган. 2014-12-06 тикшерелгән.
  4. Starz Orders Historical Drama Based on Philippa Gregory's 'Cousins of War' Book Trilogy. Hollywood Reporter. 2012-09-07 тикшерелгән.
  5. Media Centre - The White Queen, a new ten-part drama for BBC One. BBC. 2012-09-07 тикшерелгән.
  6. 5 reasons to watch The White Queen. әлеге чыганактан 2013-10-06 архивланган. 27 July 2013 тикшерелгән.
  7. Fleming, Mike. 'Mission: Impossible 5' Female Lead Goes To Rebecca Ferguson. 2014-07-15 тикшерелгән.
  8. Meet Rebecca Ferguson, the beautiful scene-stealer in Mission Impossible - Rogue Nation, Entertainment Weekly. 1 август 2015 тикшерелде. 2021 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган
  9. Swedish actress Rebecca Ferguson 5 facts including boyfriend and Mission Impossible 5, swide.com (8 July 2015). 1 август 2015 тикшерелде. 2015 елның 1 август көнендә архивланган архив күчермәсе, archived from the original on 2015-08-01, retrieved 2021-04-23
  10. Det är kul att spela någon som är elak hela filmen igenom (2011-09-30). 2012-09-07 тикшерелгән.