Релятивистик агым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Релятивистик агым latin yazuında])
M87 дигән бик зур эллиптик актив галактика үзәгеннән релятивистик агым чыгарыла.

Релятивистик агым яки джет (инглизчә Relativistic jet) — актив галактика, квазар, блазар һәм радиогалактика үзәгеннән (төшеннән) чыгарыла торган плазма агымы.

1918 елда астроном Һебер Көртис тарафыннан ачылган. Соңрак Стивен Һокинг фараз ителүче кара тишекләрдән релятивистик агымнар чыгарылуын исбатлаган.

Гадәттә бу астрономик объектта ике каршы яктагы агым күзәтелә.

Хасил булу сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманча караш буенча нейтрон йолдыз яки кара тишек тирәсендәге аккрецион диск белән магнит кырлары тәэсир итешү нәтиҗәсендә релятивистик агымнар хасил була.

Үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Релятивистик агымнар - яктылык тизлегенә якын тизләтелгән ионлашкан матдә бәйләмнәре. Бәйләмнәр нуры озынлыгы 1000 - 1000 000 парсеккә җитеп була.

Релятивистик агымнар әйләнүче нейтрон йолдызлардан барлыкка килә дә. Мәсәлән, Киек Каз Юлы галактикасындагы J11014-6103 пульсарының иң зур релятивистик агымы күзәтелә, аның тизлеге 0,8 яктылык тизлеген тәшкил итә.

Релятивистик агымда плазманың югары тизлеге (0,8-0,99 яктылык тизлеген тәшкил итә) сәбәпле һәм агымның күзәтүчегә юнәлгәнлегенә күрә агымның чыганагы янында матдә яктылык тизлегеннән артык тизлек белән хәрәкәт итә дип күренә. Әлеге күренеш геометрик һәм Допплер эффектлары белән өлешчә генә аңлатыла, ләкин бу проблема тулысынча чишелмәгән әле.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]