Радиогалактика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радиогалактика latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
NGC 5128 радиогалактикасы диапазоннар төсләрендә: кызыл - радионурланыш, яшел - инфракызыл нурланыш, зәңгәр - рөнтген нурланышы

Радиогалактика - бүтән галактикаларга караганда шактый зуррак радионурланыш чыгаручы галактикалар төре. Аларның радио-яктыртучанлыгы (радионурланыш егәрлеге) 1045 эрг/с җитә.

«Радиогалактика» төшенчәсе 1949 елда кертелгән.

Гадәттәге галактикаларда, безнекенең дә (Киек Каз Юлы) яктыртучанлыгы 1037—1038 эрг/с җитә (Краб томанлыгында кебек).

Радионурланышның механизмы - синхротрон нурланыш. Иң якты радиогалактикалар нурланышы аларның оптик нурланышыннан зуррак.

Радиогалактикалар нурланыш чыганаклары төштән, галактик һалодан, радиочыгарылыштан тора.

Үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң билгеле радиогалактикалар:

  • Аккош А - галактика тышкы бик егәрлекле радионурланыш чыганагы.
  • NGC 5128 - иң якын радиогалактика (ераклык 4 Мпк)
  • Кыз А (NGC 4486, М 87) — Кыз тупланмасында иң массив галактикаларның берсе.
  • Мич А (NGC 1316) — егәрлеге буенча галактика тышкы дүртенче радионурланыш чыганагы.

TGSS J1530+1049 радиогалактикасының кызыл тайпылмасы z = 5,72 тәшкил итә.

Радиогалактикалар һәм квазарлар күп үзлекләре буенча бик охшаш, икесе дә актив галактикалар сыйныфына керә. Радионурланыш галактика төше активлыгы белән бәйләнгән (диск активлыгы белән бәйләнмәгән).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]