Ринат Садыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Садыйков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ринат Садыйков
RinatSadykov.jpg
Туган телдә исем Ринат Риф улы Садыйков
Туган 14 гыйнвар 1957(1957-01-14)
Уфа
Үлгән 14 июль 2008(2008-07-14) (51 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре спортчы (самбо), полковник
Җефет Надежда Александровна
Балалар кызы Алина (1984)
Ата-ана
  • Риф Рәхмәтулла улы, бухгалтер (БАССР ЭЭМ ) (әти)
  • Лена Гомәр кызы, бакча мөдире (әни)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Сайт http://www.bsambo.ru/articles/sadykov.shtml

Ринат Садыйков (Ринат Риф улы Садыйков) — хәрби эшлекле (полковник), спортчы (самбо), Мәскәү хәрби самбо федерациясе президенты, Русиянең атказанган тренеры, техник фәннәр докторы (1999), профессор (1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 14 гыйнварында Уфада туган. Алтын медальгә Казан югары хәрби инженерлар укуханәсен (1979), М.И. Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясен (Ленинград) (1984), М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын (1987) тәмамлаган. Техник фәннәр кандидатлыгына (1992), докторлыгына (1999) диссертацияләр яклаган. РФ президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәте академиясендә (2004), Русия дәүләт физик тәрбия академиясендә (2000, 2001), РФ Генштабы хәрби академиясендә (2004) курсларда укыган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974 елдан Совет Армиясендә. 1979-1982 хәрби бүлгеләрдә физик әзерлек һәм спорт буенча җитәкче.
  • 1984 кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире.
  • 1994-2000 единоборье буенча РФ кораллы көчләре җыелмасының баш тренеры.
  • 1998 елдан Көч структуралары үзәгендә бүлек мөдире, директор.
  • Мәскәү хәрби самбо федерациясе президенты, РФ хәрби самбо федерациясе вице-президенты.

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 елда Русиядә беренче тапкыр тэквондо буенча халыкара ярышлар уздыра.
  • 70 Русия спорт мастеры, 7 халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, 1 атказанган спорт мастеры әзерли[1].
  • Фән өлкәсендә1 фәннәр докторы, 6 фәннәр кандидаты әзерли.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

150 дән артык фәнни эше, уку ярдәмлекләре басылган, уйлап табу, файдалы модельләргә патентлары бар.

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Писаренко, Елизавета Харьковская – дөнья чемпионнары (2003), Роман Дрожжин – дөнья чемпионы (2003), Николай Дакин – дөнья чемпионы (2002), Владимир Бабушкин – хәрби самбо буенча Русия беренчелегенең приз иясе (2003), Евгений Куликов – хәрби самбо буенча Русия беренчелегенең көмеш приз иясе (2003), Алексей Карпов - дөнья чемпионатының бронза призы иясе (хәрби самбо), Халидә Вафина, Наталья Типлякова – Аурупа беренчелегендә (хәрби самбо) катнашучылар, Руслан Әхмәтов – тэквондо, кул сугышы, хәрби самбо буенча Русия чемпионы (күп тапкырлар), тэквондо буенча Аурупа беренчелеге приз иясе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дөнья чемпионы (хәрби самбо)
  • ССРБ спорт мастеры (хәрби самбо)
  • Русиянең атказанган тренеры (хәрби самбо)
  • 5-дан кара кушак иясе (хәрби самбо)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]