Россия фәннәр академиясе
Росси́я ф(Ф)әннә́р а(А)каде́миясе (рус. Росси́йская акаде́мия нау́к, РАН) — 1991 елда СССР Фәннәр Академиясе базасында төзелгән фәнни оешма. 819 хакыйкый, 1081 мөхбир, ~440 чит ил әгъзасы бар. Фән тармаклар буенча 13 бүлеге бар. Фәнни басмалар нәшер итә, фәнни эшләр өчен махсус бүләкләр тапшыра.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1724 елның 8 февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I карары белән Фәннәр һәм Сәнгать академиясе яки Петербург Фәннәр Академиясе оештырыла. Ул төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәрне бер йодрыкка туплап, фәнне дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиеш була. 1925 елда оешманың атамасы СССР Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, 1991 елда ул Россия Фәннәр академиясе исемен ала.
Мәшһүр галимнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күпсанлы Россия һәм совет галимнәре Нобель премиясенә лаек була. Аларның беренчесе – академик Иван Павлов. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тикшергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда Илья Мечников, кеше иммунитетының үзенчәлекләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле премиягә лаек була. Совет чорында Нобель премиясен алган Петр Капица, Жорес Алферов кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган Алексей Абрикосов һәм Виталий Гинзбург та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган Константин Новоселов белән Андрей Гейм да – физиклар.
Структура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүгенге көндә Россия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 4 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Академиягә 1000 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 50 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шулар-ның 810дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 1080дән артыгы Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора. 713гә якын галим академия профессоры исеменә лаек (шуларның 179ка якын академия әгъзасы).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 06.02: 8 февраль. Казанышлар санап бетергесез 2016 елның 23 апрель көнендә архивланган.