Русия фәннәр академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәскәүдә Русия Фәннәр Академиясенең яңа бинасы

Руси́я Фәннә́р Акаде́миясе (рус. Росси́йская акаде́мия нау́к, РАН) — 1991 елда СССР Фәннәр Академиясе базасында төзелгән фәнни оешма. 440 хакыйкый, 600 мөхбир, 120 чит ил әгъзасы бар. Фән тармаклар буенча 18 бүлеге бар. Фәнни басмалар нәшер итә, фәнни эшләр өчен махсус бүләкләр тапшыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1724 елның 8 февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I карары белән Фәннәр һәм Сәнгать академиясе яки Петербург Фәннәр Академиясе оештырыла. Ул төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәрне бер йодрыкка туп­лап, фәнне дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырырга тиеш була. 1925 елда оешманың атамасы СССР Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. СССР таркалгач, 1991 елда ул Русия Фәннәр академиясе исемен ала.

Мәшһүр галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күп­санлы Русия һәм совет галимнәре Нобель премиясенә лаек була. Аларның беренчесе – акаде­мик Иван Павлов. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тик­шергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда Илья Мечников, кеше иммунитетының үзенчә­лек­ләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле пре­миягә лаек була. Совет чорында Нобель премия­сен алган Петр Капица, Жорес Алферов кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган Алексей Абрикосов һәм Виталий Гинзбург та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган Константин Новоселов белән Андрей Гейм да – физиклар.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә Русия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 3 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Ака­де­миягә 470 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 55 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шу­лар-ның 500дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 800ләбе Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]