Рәссамнар әртиле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәссамнар әртиле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Император сәнгать академиясе, фотография.
Рәссамнар әртиле (1863-1864) (с-у) Вениг, Журавлев, Морозов, Лемох, Крамской, Литовченко, Маковский, Дмитриев-Оренбургский, Петров, Крейтан, Песков, Шустов, Корзухин, Григорьев

Рәссамнар әртиле, Питырбур ирекле рәссамнары әртиле (рус. Санкт-Петербургская артель художников) — Русия империясендәге беренче бәйсез сәнгать берләшмәсе, 1863 елда «ундүрт фетнәсе»ндә катнашучы рәссамнар тарафыннан оештырылган әртил.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Император сәнгать академиясенең Зур алтын медале («Лаеклыга»).

«Ундүрт фетнәсе» (ru) — Питырбур сәнгать академиясе исәбенә 3 ел чит илдә яшәү һәм иҗат итү мөмкинлеге бирә торган Зур алтын медаль өчен үткәрелүче бәйгедә катнашучы картиналар ясау өчен ирекле сюжет сайлау мөмкинлеге бирелмәүгә протест йөзеннән (барлык катнашучылар да скандинав сагасына багышланган «Валгаллда мәҗлес» (рус. Пир в Валгалле) сюжетын алырга тиеш була), Питырбур сәнгать академиясеннән чыккан рәссамнар төркеме.

И.Н. Крамской җитәкчелегендәге Рәссамнар әртиле (Б.Б. Вениг, Н.Д. Дмитриев-Оренбургский, Ф.С. Журавлев, А.И. Корзухин, К.В. Лемох, А.Д. Литовченко, К.Е. Маковский, А.И. Морозов һ.б. катнашында) көнкүреш коммунасы һәм бер-береңә иптәшләрчә ярдәм итү шартларында яши. Әртил әгъзалары күбесенчә тормыш-көнкүрешне чагылдырган картиналар ясый, аларның әсәрләрендә яшәп килүче вәзгыять тәнкыйть ителми. Аларга заказлар күп керә, шуңа күрә әртилгә берләшү икътисад ягыннан отышлы булып чыга. Соңрак әртилгә рәссамнар Васильев, Трутовский, Якоби, И.И. Шишкин һ.б. кушыла. Хезмәтләре Сәнгать академиясе үткәргән еллык күргәзмәләрдә катнашып килә. Әртил үзе бер генә мәртәбә (1865 елда, Нижгарда) күргәзмәсен оештыра алган.

1870 елда әртил тарала. Әртилнең кайбер әгъзалары Күчмә сәнгать күргәзмәләре иптәшлегенә (рус. Товарищество передвижных художественных выставок) керә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 2 (Ан-Ба). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-330-3

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пунина И.Н. Петербургская артель художников. Ленинград, 1966.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]