Рәшит Ахунов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Ахунов latin yazuında])
Рәшит Ахунов
Туган 24 октябрь 1953(1953-10-24)
Казан
Үлгән 2016(2016)
Казан
Яшәгән урын Новаторлар урамы[d], Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тәрҗемәче, язучы
Балалар Ике улы бар — Ринат (1977) белән Даниль (1995) Америкада яшиләр.
Ата-ана

Рәшит Ахунов — татар язучысы, тәрҗемәче. 19951998 елларда Татарстанның тышкы икътисадый элемтәләр министры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Гарифҗан улы Ахунов 1953 елның 24 октябрендә Казан шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туган. Бала чагы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә уза, шунда гомуми белем мәктәбенең сигез сыйныфын, шулай ук башлангыч музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләрен тәмамлый. 1968 елда гаиләләре белән Казанга кире кайткач, башта урта мәктәптә, аннары 19711976 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.

Рәшит Ахунов — татар язучыларының проза әсәрләрен урысчага тәрҗемә итүдә актив эшләүчеләрдән берсе. Аның уңышлы тәрҗемәләреннән Г. Ахуновның «Хәзинә» («Клад»,1976) романы белән «Ардуан батыр» (1976), «Чикләвек төше» («Ядро ореха»,1982), М. Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» («Мы – дети сорок первого года», 1981) повестьларын, Ш. Камал новеллаларын, Ш. Маннурның «Муса» романын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Р. Ахунов оригиналь әсәрләр дә яза. 19811983 еллар арасында ул, каләмдәше Виктор Кузнецов белән бергә, «Иртә кичтән хәерлерәк», «Камыр батыр», «Дөньяга караш» исемле өч пьеса һәм «Ут эчендә» исемле бер повесть тәмамлады.

Рәшит Ахунов соңгы елларда Мәскәүдә яшәде. Ул йөрәгенә операция ясатырга дип әзерләнеп йөргән. Рәшит Ахунов 2016 елда вафат, Арчада әтисе — Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов янына җирләнде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. https://gyteli.info/kazan