Сабакүл (күл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабакүл (күл) latin yazuında])
Сабакүл
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Озынлык 0,765 km
Киңлек 0,157 km
Вертикаль тирәнлек 12 метр
Мәйдан 8,1 км²
Күләм 8 кубический километр
Карта
 Сабакүл Викиҗыентыкта

Сабакүл , Сапуголи (тат. Сапуголи) — Татарстан Республикасының Лаеш районы Сапуголи (Сабакүл) авылы территориясендә урнашкан күл.[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабакүл күле - чыгышы белән күл казанлыгы термокарст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл. Су өсте озынча формада. Күлнең озынлыгы 765 м, максималь киңлеге 157 м. Көзге мәйданы 8,1 гектар. Уртача тирәнлек 1 м чамасы.

Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлнең күләме 80 мең м³. Җир асты сулары исбеннән туклануы тотрыклы. Сары төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 67 мг/л, үтә күренмәлеге 90 см. Суның химик тибы —гидробонат-кальций.

Хуҗалыкта файдалану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабакүл.

Су яткылыгы яшелчә бакчаларына су сибү, суда йөзүче кош-корт үрчетү, су коену, көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдаланылган табигый су белән тәэмин итүче мөһим чыганак. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Күл ләмләнә һәм үсемлекләр белән каплана бара.[1]

Кайчакта, су өстендәге саф көзгедә матур ярлар чагыла, кояш нурлары ялтырый, тирә-якта бөтен нәрсәне: яшел яр буе үләннәрен, кара агач кәүсәләрен, су өстеннән ашыкмыйча гына йөзгән ап-ак болытларны, күк зәңгәрлеген гәүдәләндереп җибәргән төсләрне күреп туктарга кирәк. Сабакүл - ул рәссамның кул чукларына лаек гүзәл урыннарның берсе. Урындагы халыкның ял итү өчен яраткан урыны.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]