Сабах Кәлимуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабах Кәлимуллин latin yazuında])
Сабах Кәлимуллин
Туган телдә исем Сабах Кәлимулла улы Кәлимуллин
Туган 21 декабрь 1931(1931-12-21) (92 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы

Сабах Кәлимулла улы Кәлимуллин (1931 елның 21 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч) ― Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабах Кәлимулла улы Кәлимуллин Олы Кайбыч авылында 1931 елның 21 декабрендә колхозчы-крестьян гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килә. Бу чордагы күрше малайлары белән бергә 12 яшьлек Сабах та җәй җитү белән колхозда төрле эштә җигелеп эшли башлый. Башта колхоз басуларында каравылчы, ат җигеп кырга тирес чыгару, бозау, сарык, ат, сыер көтүләре көтү кебек җаваплы эшләрне дә башкара. Һәр ай саен 30 хезмәт көненнән дә ким эшләми. Сабах Кәлимулла улы 13-14 яшьләрдә Ватан сугышының чиксез авыр елларында хатын-кызлар белән урак ура, көлтә бәйли, чүмәлә куя, көлтәләрне үгезләр җиккән арбаларга төяп, Кече Кайбыч ягындагы ындыр табагына башак суктыру машинасы (молотилка) янына ташый. Игенне суктыру машиналары Бәрле елгасы су көченә җайланмаган була. Сугылган-чистартылган игенне Колаңгы яки Чувашстан Республикасындагы заготзерноларга үгез җиккән арбаларга 15-17 шәр капчык ашлык төяп илтәләр. Авылга беренче тапкыр "Кызыл Кайбыч" һәм "Сталин" исемендәге ике колхозга бер "полуторка" машинасы кайткач, заготзернога икмәкне шул машинага төяп озата башлыйлар. Авыл хуҗалыгы эшенә бирелеп хезмәт иткән егет Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, үзенең киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый. 1950 елда ул Казан дәүләт ветеринария институтының зоотехниклар факультетына алына, тырышып укый, катлаулы фәннәрне җиңел үзләштерә. Югары белемле белгеч, төпле профессиональ зоотехник дипломын кулына алып, Ворошилов районының Нәркәй МТСта зоотехник итеп эшкә билгеләнә. Акыл яшьтә түгел, башта, диләр бит. Ул яшь булса да, бу урында 3 ел буе нәтиҗәле эшли.

Кулы алтын егет институтта алган белемнәрен тирән кулланып, артта бара торган колхозларга булышу нияте белән Кайбыч районының Мәлки МТСына кайтып, баш зоотехник вазифаларын уңышлы башкара, терлекчелек хуҗалыгында җитди алдынгы үзгәрешләр кертә. 1961 елда Кайбыч район җитәкчеләре тәҗрибәле һәм теоретик яктан алдынгы фикерле белгечне районның баш зоотехнигы итеп үстерәләр. Бу эштә Сабах Кәлимуллин үз тирәсенә алдынгы колхоз җитәкчеләре - И.И.Трущин, П.С.Пыжов, Ф.И.Калашников, В.М.Зарезнов, Ф.Я.Ярхәмов, Б.С.Мөхәммәтҗанов, Н.К.Краснов һ.б. туплый. Алар белән кулга-кул тотынып, район данын, байлыгын арттыруда көчен, вакытын, сәламәтлеген кызганмый.

1963 елда район бетерелгәч тә, Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе Кайбыч җирлегендәге зоотехник эшләрен уңышлы алып барыр өчен, Сабах Кәлимуллинны инспектор итеп билгели. Һәр гөлүз савытында чәчәк ата, диләр. Сабах Кәлимуллин да Кайбычта эшләгән 1963-1964 елларда Кайбыч җирлеген чыннан да чәчәккә күмде. Бу кустагы колхозларда терлек продукцияләре, төгәлрәге ит, сөт, йон, йомырка буенча җитештерү планнары 115- 130 % үтәлеп килде. Татарстанга үзенең хезмәте белән танылып өлгергән югары белемле белгечне Татарстан Министрлар Советы Лениногорск район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп җибәрә. Монда да Сабах Кәлимуллин үзен оста оештыручы, яңача фикер йөртүче, төпле белгеч итеп таныта. Терлекчелек продукцияләре җитештерү буенча район җитди уңышларга юл ала. Әмма ки, алтын бер җирдә генә ятмый, дигән кебек, Югары дәүләт органнары җитәкчеләре Сабах Кәлимуллинны аксап бара торган районның берсенә - Әгерҗе район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Бу эштә дә Сабах ага Кәлимуллин барлык төпле белемен кулланып, армый-талмый эшләп, җитди уңышларга ирешә. Нәтиҗә күз алдында була. Алдынгы колхоз батырлары, районның терлекчеләр оешма җитәкчеләре Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәләрендә катнашып, 2-3 урыннарны яулыйлар. Бөртекле культураларның сыйфатларын күтәрү буенча Әгерҗе районы Идел буе өлкәләре арасын¬да 2-3 урыннарны яулап, ВДНХның Почет грамотасы белән бүләкләнә. Шундый ук бүләкләр терлекчелек продукцияләре буенча да бу районга эләгә. Әмма ки Лениногорск районындагы җитәкчеләр, дуслар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре Сабах Кәлимуллинны кабат үз районнарына димлиләр. Ул дуслар теләгенә каршы килмичә, 1970-80 елларда районның баш зоотехнигы дәрәҗәсендә нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешеп, яңадан-яңа уңышларга нигез сала. Татарстан Югары Советы Президиумы указы нигезендә Кәлимуллин Сабах Кәлимулла улы "Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы" дигән мактаулы исемгә лаек була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007