Салихҗан Күкләшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Салихҗан Күкләшев
Туган телдә исем Салихҗан Күкләш улы Биктәшев
Туган 1811(1811)
Бөгелмә өязе
Үлгән 1863(1863)
Ырынбур
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Альма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, тарихчы, язучы

Салихҗан Кукляшев яки БиктәшевXIX йөзнең I яртысында яшәгән күренекле татар педагогы, мәгърифәтчесе, фольклорчысы. Шул заман татар мәгърифәтчеләре арасында лаеклы урын алып тора.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салихҗан Кукляш улы Биктәшев (Күкләшев) 1811 елда Ырынбур губернасының Бөгелмә өязендә морзалар гаиләсендә туа. Атасы надворный советник Күкләш Биктәшев Ырынбур чик буе комиссиясендә тылмач булып тора.[1][2] Төгәл туу урыны әлегәчә ачыкланмаган. 1831 елда Ырынбурдагы Неплюев хәрби училищесын тәмамлагач, ул атасы юлыннан китеп, Ырынбур Чик буе комиссиясендә тылмач булып эшли башлый. Әмма биредә ул озак тормый, аны Казанга укырга җибәрәләр.

1832 елдан Салихҗан Кукляшев Казан университетының медицина факультетында укый башлый; 1834 елда филология факультетының көнчыгыш бүлегенә күчерелә. 1834 елда аның «Заволжский муравей» журналында фарсычадан тәрҗемә ителгән «Садовник и Соловей» мәсәле басыла. 1836 елда С.Кукляшев университетны, татарлардан беренче булып кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлый.

Университетны тәмамлагач, С.Кукляшев Ырынбурга Неплюев хәрби училищесына шәрекъ (көнчыгыш) телләре укытучысы итеп билгеләнә. Биредә ул 1836-1850, 1856-1859 елларда эшли, ә 1850-1856 елларда исә Ырынбур Чик буе комиссиясе каршында кыргыз балалары өчен махсус ачылган мәктәптә надзиратель вазифасын башкара.

Ул 1864 елда Ырынбурда вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салихҗан Кукляшев безгә 1859 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыккан «Диване хикәяте татар» хрестоматиясе һәм сүзлеге белән билгеле. Әлеге китап XIX йөзнең ахырына кадәр татар телен өйрәнүчеләргә уку ярдәмлеге булса, татар әдәбияты һәм теле тарихын, фольклорын һәм методикасын өйрәнүдә мөһим язма чыганак булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]