Светлана Бондарчук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Бондарчук latin yazuında])
Светлана Бондарчук
Туган телдә исем рус. Светлана Витальевна Бондарчук
Туган 17 декабрь 1968(1968-12-17) (55 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр, модель, телеалыпбаручы, эшмәкәр, кәчтүмче, алыпбаручы, мөхәррир, эшкуар, нәшир, фотомодель, баш мөхәррир
Җефет Фёдор Бондарчук[d]

 Светлана Бондарчук Викиҗыентыкта

Светлана Витальевна Рудская (1968 елның 17 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия моделе, телетапшырулар алып баручы, Hello! журналының элеккеге баш мөхәррире, PR агентлыгы хуҗасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Светлана Бондарчук 1968 елның 17 декабрендә Мәскәүдә туа[1]. Әнисе Светлананы 17 яшендә таба. Әти-әнисе иртә аерылышканнар. Мәскәү дәүләт мәдәният институтының(рус.)китапханә факультетын тәмамлаган[2]. Яшь чакта фехтовкалау белән шөгыльләнгән, спорт мастерлыгына кандидат була[3].

Модель карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Светлана Бондарчукның әбисе Светлананың үз-үзенә ышанычы булсын өчен аны кастингка җибәргән. Светлана «Burda Moden» бәйгесендә җиңү яулый һәм модель була.

2007 елда Oriflame косметика фирмасының «йөзе» була[4].

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Домашний» телеканалында «Модная прививка»[5] һәм «Одень свою подругу» программаларында телетапшырулар алып баручы булып эшләгән.

«СТС» телеканалында Бондарчук «Ты — супермодель» телеконкурсының жюри рәисе һәм алып баручы була.

Нәшрият эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан 2020 елга кадәр «Hello!» журналының баш мөхәррире[6].

2008 елда үз проектын, «иртәгә әйләнә-тирә дөньяның ничек чиста булуына бәйле кешеләргә» багышланган «Icons» журналын башлап җибәрергә тырыша. Forward Media Group ярдәмендә журналның 10 номеры чыга. Журнал «иң сәер Россия глянецы» абруена лаек булып 2009 елда кризис аркасында ябыла[7][8].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фёдор Бондарчук белән «Кинотавр-2013» ачылышында, Сочи.
  • Беренче ире — Фёдор Сергеевич Бондарчук, кинорежиссёр, телетапшырулар алып баручы. 2016 елда аерылышалар[9][10].
    • Улы — Сергей Фёдорович Бондарчук (1991 елның 29 ноябре), актёр[11]
    • Кызы — Варвара Фёдоровна Бондарчук (1999 елның 5 мае).
    • Килене — Татиана Михайловна Бондарчук (1989 елның 15 августы)[12], МГИМО тәмамлаган, 1988 елда Сеулда узган XXIV җәйге Олимпия уеннары чемпионы Михаил Мамиашвилиның кызы[13][14].
      • Оныгы — Маргарита Сергеевна Бондарчук (2012 елның 6 декабре)[15].
      • Оныгы — Вера Сергеевна Бондарчук (2014 елның 12 мае)[16][17][18].
  • Икенче ире — Сергей Харченко, дизайнер. 2020 елның 15 августында өйләнешәләр.
  • Абыйсы — Григорий Витальевич Рудской (1982)[19]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Светлана Бондарчук 2011 елның декабреннән ел саен уздырыла торган Action хәйрия кинематографик аукционын үткәрә[20].

Сәяси активлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дусты Полина Юмашева белән бергә 2011—2012 еллар митингларына чыккан. Шулай ук режиссёр Кирилл Серебренниковка ярдәмгә Басман суды янындагы акциядә катнаша[21].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1989 — «Сон в летнее утро» (кыска метражлы)
  • 2006 — «Жара» — ир-ат киемнәре кибетендә сатучы
  • 2012 — «Любовь с акцентом» — Ирина
  • 2013 — «Прикосновение» (кыска метражлы) — кызның әнисе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Это мой город: Светлана Бондарчук (2018-12-02).
  2. Светлана Бондарчук - Телеведущая, журналист, модель - Статьи, Фото, Видео - Свободная Пресса.
  3. Биографии звезд на Cosmo.ru: Светлана Бондарчук. әлеге чыганактан 2012-04-21 архивланды. 2011-10-03 тикшерелгән.
  4. Федор Бондарчук и его жена Светлана Бондарчук стали лицами Oriflame в России(үле сылтама) AdMe.ru, 29 января 2007
  5. Как стать телеведущей без помощи мужа 2012 елның 1 март көнендә архивланган. Интервью газете «Русский курьер» № 23 (555) от 12.06.2006
  6. Celebrity-рейтинг апреля Светские РИА Новости и Public.Ru — 14/05/2009
  7. «Мы заслужили право на жизнь на рынке» Интервью Олегу Кашину. 27/10/2008
  8. В России прекратят выпуск журнала ICONS Lenta.ru: Новости: 10.12.2009
  9. СВЕТЛАНА БОНДАРЧУК: О разводе, дружбе с Кадыровым и новой любви (2020-06-01). “Я не была никогда Бондарчук, всю жизнь Рудская была”
  10. Светлана Бондарчук о проблемах в браке с Федором: «Я ощущала одиночество» Starhit.ru
  11. Sveta R в Instagram: «Мой любимый мальчик, с днём рождения! Будь счастлив! @seregabondar…». Instagram. 2018-11-29 тикшерелгән.
  12. Сын Федора Бондарчука сломал нос своей супруге
  13. Новости — Тата Бондарчук — все материалы о звезде! | Последние новости 7Дней.ру
  14. В семье Фёдора Бондарчука — снова прибавление
  15. Александр Нечаев. Фёдор Бондарчук стал дедушкой. Газета «Комсомольская правда» // kp.ru (7 декабря 2012 года)
  16. Двухмесячная внучка Бондарчука засветилась в Интернете (2014-07-11). 2014-11-23 тикшерелгән.
  17. Федор Бондарчук покрестил внучку Маргариту (2013-03-06). 2014-11-23 тикшерелгән.
  18. В семье Фёдора Бондарчука — снова прибавление
  19. Хорошая партия: на ком женился младший брат Светланы Бондарчук Woman.ru
  20. Короткометражки российских режиссёров стали лотами благотворительного аукциона. «Культура» (2013-12-03). әлеге чыганактан 2013-12-27 архивланды. 2013-12-27 тикшерелгән.
  21. СВЕТЛАНА БОНДАРЧУК: О разводе, дружбе с Кадыровым и новой любви (2020-06-01).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]