Светлана Ходченкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Ходченкова latin yazuında])
Светлана Ходченкова
Туган 21 гыйнвар 1983(1983-01-21) (41 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү театр институты[d]
Һөнәре актёр, модель, театр актеры, киноактер
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Светлана Ходченкова Викиҗыентыкта

Онченко Светлана Викторовна (21 гыйнвар 1983 ел) — Россия театр, кино һәм телевидение актеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Светлана Викторовна Ходченкова (кияүдә — Яглыч) 1983 елның 21 гыйнварында Мәскәүдә туган. Озак вакытлар әнисе белән Железнодорожный шәһәрендә яшәгән. 16 яшендә күпмедер вакыт модель агентлыгында эшләп алган.

Кинодагы дебюты — Станислав Говорухинның «Благословите женщину» фильмында роле. (2003). Бу роль өчен ул «Ника» кинопремиясенә күрсәтелә. Карьерасын «Талисман любви» тарихи телесериалында күрәзәче Кассандра роле белән дәвам итә (2005).

2005 елда Борис Щукин исемендәге театр институтын, М. Борисов курсын тәмамлый. Шул ук елда режиссер Станислав Говорухинның «Не хлебом единым» тасмасында Надежда Дроздова ролен башкара.

2007 елда Ходченкова режиссер Павел Санаевның «Нулевой километр» фильмында төшә.

2009 — 2013 елларда режиссер Марюс Вайсберг белән эшли: җырчы Вера Брежнева һәм актриса Анастасия Задорожная белән бергә «Любовь в большом городе» трилогиясендә уйный.

2011 елда актрисаның Голливудта дебюты була[1] — «Шпион, выйди вон!»[2] картинасын Светлана үзенең америка коллегалары Гэри Олдмен, Колин Фёрт һ.б. белән Венеция кинофестивалендә күрсәтә.

Ходченкова аннары тагын бер америка картинасы «Росомаха: Бессмертный» фильмында явыз Кара елан ролен башкара.

Шуннан «Василиса», «Чемпионы», «Кровавая леди Батори» фильмнарында уйный.

2016 елның 29 декабрендә экраннарга «Викинг» тарихи фильмы чыкты, анда Ходченкова төп рольләрнең берсен башкара.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[3]. Россия кинематографистлары берлеге әгъзасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Светлана Ходченкова в рубрике «Портреты» — Журнал «Собака.ru» — архивировано от 19.03.2013
  2. Светлана Ходченкова: "В России плейбой – это комплимент, а не компромат". marieclaire.ru (18 октября).
  3. Светлана Ходченкова: «Вторая Юлия Тимошенко из меня не выйдет» // Фонтанка.ру 27.02.2010