Сельдерей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сельдерей latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сельдерей
Сурәт
Халыкара фәнни исем Apium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Apieae[d]
Таксонның халык атамасы celery[3] һәм Moerasscherm[4]
Таксономик төр сельдерей[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=843[5]
Commons-logo.svg Сельдерей Викиҗыентыкта

Аны куллану организмга керә торган төрле туклыклы матдәләрне яхшырак үзләштерүенә китерә. Сельдерейның әһәмиятлеге дару үләне буларак та шик тудырмый. Анда калий, флавоноидлар, фос­ фор, тимер, кальций, цинк, магний, натрий кебек элементлар, В группасы У витаминнары, РР, Е, А, К, С, А провитамины һәм бета-каротин бар. Укроп рибофлавип, хлорофил, диетик клетчатка чыганагы да булып тора. С витамины көчле антиоксидант булганлыктан, селдерей онкологик авырулардан гына саклап калмый, салкын тиюдән барлыкка килә торган авыруларга профилактика чарасы да булып хезмәт итә һәм иммун система­ ны ныгыта. Флавоноидлары булганлыктан, ул тромбоз һәм атеросклероз куркынычын киметә, ми кан әйләнешен яхшырта, нерв һәм йорәк-кан тамырлары күзәнәкләрен саклый һәм төзәтә. Моннан кала сельдерей канцерогеннарны (машиналардан чыга торган зарарлы газларны, тәмәке төтенен) нейтральләштерә, организмнан токсиннарны чыгара, стресс һәм басым гормоннарын киметә.

Селдерейның сидек куу үзлеге бар, шуның өчен аны сидек-җенес система­ сы әгъзаларын һәм буыннар ялкынсынганда кулланырга ярый. Ул канны чистарта, артрит авыруы булганда файдалы. Шикәр диабеты белән авы­ ручылар өчен яхшы ризык булып исәпләнә, ябыгырга ярдәм итә. Бу яшел тәмләткечнең 1 аш кашыгы бал кушылган согы аппетитны баса, бик эссе көннәрдә кызулыкны җиңәргә ярдәм итә. Сынап карый аласыз. Югарыда саналганнарга өстәп, бу үсемлек җенси дәртне арттыру чара­сы — табигый афродизиак булып исәпләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]