Сельма Эк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сельма Эк latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 3 сентябрь 1856(1856-09-03)[2]
Туу урыны Клара[d], Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция[2]
Үлем датасы 3 май 1941(1941-05-03)[2] (84 яшь)
Үлем урыны Энгелбрект[d], Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция[2]
Җирләнгән урыны Северное кладбище[d][3]
Һөнәр төре опера җырчысы
Әлма-матер Королевская Стокгольмская высшая музыкальная школа[d]
Активлык чорнының башы 1878
Җырчы тавышы сопрано[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Жанр опера
 Сельма Эк Викиҗыентыкта

Эк Сельма (швед. Selma Ek; 18561941) — швед опера җырчысы (сопрано).

Лилли Леманн һәм Лилиан Нордика кебек үк, ул XIX гасыр азагының лирик һәм драматик репертуардан рольләр үзләштерә алучы универсаль талантлы җырчыларының берсе була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сельма Эк Стокгольмда 1856 елның 3 сентябрендә туган.

1873 елдан 1878 елга кадәр Стокгольмда Король югары музыка мәктәбендә Эллен Бергман һәм Юлиус Гюнтерда укый. Аннан соң Парижда Полина Виардолада өстәмә белем ала.

Сельма Стокгольмда Швеция Король операсында профессиональ операда Карл Веберның «Вольный стрелок» операсында Агата партиясе белән дебют ясый[4]

Тиздән дебютыннан соң аңа Швед король операсы белән дәвамлы контракт тәгъдим ителә, һәм ул 1890 елга кадәр театр труппасының әгъзасы була. 1896 елга кадәр Сельма Эк бу театрда чакырырлган артист сыйфатында чыгыш ясавын дәвам итә. Аның репертуары бай була һәм («Отелло») Дездемона, («Тангейзер») Элизабет, («Дон Жуан») Донна Эльвира, («Нюрнбергские мейстерзингеры») Ева, («Ромео һәм Джульетта») Джульетта, («Wasa Gustaf») Иоганна Науман, («Миньон») Филина, («Волшебная флейта») Төн патшабикәсе, Карл Веберның «Оберон» операсында Реция, («Валькирия») Зиглинда, («Гугеноты») Валентина «Джамиля» операсында төп рольне башкара. Ул шулай ук «Аида» операсында Швецияда бу әсәрнең беренче башкаручысы була.


1941 елның маенда вафат була һәм Стокгольмда Норра бегравнингсплатсен зиратында җирләнә.

Сәхнәдән бик иртә китеп, актриса йомык тормыш алып бара, хәйрия белән шөгыльләнә. Үзенең васыяте буенча, Эк Сельма 100 000 швед кронын яшь талантлы опера җырчыларына ярдәм итүче «Operasängerska Selma Ek fond» фондына билгели. Engelbrekts församling мәхәлләсе аннан «Systrarna, Selma och Maria Eks fond» фонды өчен 58 185 швед кроны ала, аның процентлары ел саен мәхәлләдә мохтаҗлар арасында бүлеп бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • J. Svanberg. Kungl. teatrarne under ett hälft sekel 1860-1910.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]