Кадыйр Сибгатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадыйр Сибгатуллин latin yazuında])
(Сибгатуллин Кадыйр битеннән юнәлтелде)
Минкадыйр Сибгатуллин
Тугач бирелгән исеме: Минкадыйр Идият улы Сибгатуллин
Псевдонимнар: Кадыйр Сибгатуллин
Туу датасы: 15 февраль 1942(1942-02-15)
Туу урыны: Балыклы Чүкәй, Балык Бистәсе районы, Татарстан
Үлем датасы: 4 июнь 1994(1994-06-04) (52 яшь)
Үлем урыны: Яр Чаллы, Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, поэма, баллада
Иҗат итү теле: татар

Кадыйр Сибгатуллин, чын исеме Минкадыйр Идият улы Сибгатуллин (1942 елның 15 феврале1994 елның 4 июне) — татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1942 елның 15 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. Кече Укмас, Яншык һәм Олы Солтан авылларының мәктәпләрендә урта белем ала, 1957 елда исә, Казанга килеп, 4 нче номерлы техник училищега укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Казанның «Оргсинтез» заводында электромонтер булып эшли, аннары хәрби хезмәткә алына. Аннан кайткач, ул «Оргсинтез» заводында эшен дәвам итә, ләкин бер елдан соң аны ташлый.

19661978 елларда Кадыйр Сибгатуллин Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» (хәзерге «Авыл офыклары») исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1962-1972 елларда ул параллель рәвештә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

1978 елда шагыйрь Яр Чаллы шәһәренә күченә. 1994 елның 4 июнендә ул анда вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләрне Кадыйр Сибгатуллин мәктәп чагында ук яза башлый. 1974 елда аның «Әманәт» дигән шигъри җыентык дөнья күрә. Шулай ук аның «Гамь» (1976), «Авазлар» (1981), «Хыял» (1986), «Инану» (1988), «Таңнар, кичәләр» (1989), «Гомерем дулкыннары» (1993), «Намазлык» (1994), «Әйтте шагыйрь» (2002) һәм «Бер ноктада» (2007) исемле шигырьләр җыентыклары басыла.

Тематикага килгәндә, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре күбесенчә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы турында. Шагыйрь тормыш детальләрен җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырыша.

Аның кайбер шигырьләре «Полет радуги» (1978) һәм «Осенняя весна» (2002) исемле җыентыкларда рус телендә дә дөнья күрде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]