Сидек чыгару юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сидек чыгару юлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сидек чыгару юлы
Өлеш сидек системасы һәм түбән сидек тракты[d]
Кан килү аскы сидек куыгы артериясе[d]
Лимфа internal iliac lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A08.4.01.001F
A08.5.01.001M
FMA 19667

Ирләрнең сидек чыгару юлы (urethra masculina[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Ирләрнең сидек чыгару юлы – сидек куыгы чигендә урнашкан эчке тишек (бу урында ихтиярсыз сидек чыгару юлының эчке сфинктеры урнашкан, сидек куыгын кара), һәм җенси әгъза башында урнашкан тышкы тишек арасында урнашкан көпшә.

·       Ирләрдә сидек чыгару юлы бәвел һәм сперманы чыгару өчен хезмәт итә.

·       Сидек чыгару юлы төрле анатомик әйберләрдән үтеп, шуңа күрә анда өч өлеш аералар – простатик, ярылы һәм көпшәк.

Простата өлеше (pars prostatica)

·       Ул беренче, сидек куыгына иң якын өлеш, простата аша үтә.

·       Простата өлешенең арткы тышчасында сидек чыгару юлының сырты (crista urethralis) һәм батынкылыгы - простатик аналыкчасы (utriculus prostaticus) белән орлык таучыгы (colliculus seminalis) урнашкан

·       Юлның бу өлешенә, арткы тышчасына орлык ташлап атучы юл һәм простата юлчыклары ачыла.

Ярылы өлеше (pars membranacea)

·       Юлның бу буынтыгы простатаның очы һәм җенси әгъзаның тамыры арасында урнашкан.

·       Ярылы өлеш сидек-җенес диафрагмасы (бот арасы кара) аша үтә һәм аркылы-буйлы ихтиярлы мускул бәйләме белән чолгап алынган – сидек чыгару юлының тышкы сфинктеры (m. sphincter urethrae externus).

·       Бу өлеш иң кыска һәм тар, аның турында ирләрнең сидек куыгына катетеризация ясаганда истә тотарга кирәк.

Көпшәк өлеше (pars spongiosa)

·       Бу өлеш җенси әгъза гәүдәсенең тукымасы белән урап алынган.

·       Сидек чыгару юлы җенси әгъза тамыры һәм башы янында киңәя. Җенси әгъза башындагы киңәю каексыман чокырчык (fossa navicularis urethrae) дип атала.

·       Көпшәк өлешенә (тамырга) бульбоуретраль биз юллары ачыла.

Ирләрнең сидек чыгару юлының тараюлары

·       Сидек чыгару юлының эчке тишеге.

·       Ярылы өлеш.

·       Сидек чыгару юлының тышкы тишеге.

Ирләрнең сидек чыгару юлының киңәюләре

·       Простата өлеше.

·       Җенси әгъзаның тамыры.

·       Каексыман чокырчык.

Сидек чыгару юлының лайласы

·       Юлның лайласында уретраль бизләр (glandulae urethrales) урнашкан.

·       Юлның алгы тышчасында күпсанлы чокырчыклар урнашкан – уретраль лакуналар (lacunae urethrales).

Сидек чыгару юл S-сыман бөгелгән. Җенси әгъзаны өскә күтәргәндә алгы бөгелеш турая һәм бер генә касык симфизына батынкылыгы белән караган бөгелеш кала. Әлеге ысулны урологиядә катетеризацияне башкарганда кулланалар

Хатын-кызларның сидек чыгару юлы (urethra feminina)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·      Хатын-кызларның сидек чыгару юлы 3-4 см озынлыктагы көпшә, сидек куыгыннан сидек чыгару юлының эчке тишегеннән (ostium urethrae internum) башлана.

·      Юлның арткы тышчасы җиңсәнең алгы тышчасы белән тыгыз бәйләнгән, юлның алдында касык симфизы урнашкан.

·      Очадан чыкканда сидек чыгару юлы сидек-җенес диафрагмасын  (бот арасы кара) тишеп чыга, анда ул аркылы-буйлы җепселле сидек чыгару юлының тышкы сфинктеры (m. sphincter urethrae externa) белән чолгап алынган.

·      Сидек чыгару юлының тышкы тишеге (ostium urethrae externum) җиңсә бусагасына җиңсә тишегеннән алдарак һәм өстәрәк ачыла. Бу юлның тар урыны.

Хатын-кызларның сидек чыгару юлы тышчасы

·      Лайлалы катлау буй җыерчаларын барлыкка китерә һәм анда уретраль бизләр (glandulae urethrales) бар.

·      Көпшәкле катлау (лайла астында) анда тамырлы үрелмәләр урнашкан.

·      Мускуллы катлауда ике катлам бар – тышкы әйләнмәле һәм эчке буй. Сидек чыгару юлының эчке тишеге тирәсендә әйләнмәле катлам калыная һәм ирексез сидек чыгару юлының эчке сфинктерын барлыкка китерә (сидек куышлыгы кара).

·      Адвентиция.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.