Син Саимдан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Син Саимдан latin yazuında])
Син Саимдан
Туган телдә исем кор. 신사임당
кор. 申師任堂
Туган 29 октябрь 1504(1504-10-29)[1]
Каңның, Канвондо[d], Көньяк Корея
Үлгән 17 май 1551(1551-05-17)[1] (46 яшь)
Паҗу, Кёнгидо[d], Көньяк Корея
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Q12621504?
Ватандашлыгы Чосон[d]
Һөнәре рәссам, шагыйрь, язучы
Җефет Yi Weon-su[d]
Балалар Ли И (конфуцианство)[d] һәм Yi Wu[d]

 Син Саимдан Викиҗыентыкта

Син Саимдан (кор. 신사임당; 1504 елның 29 октябре Каннын −17 май 1551 ел, Пхенандо) — Корея рәссамы, шагыйрә һәм каллиграфия остасы.

Тормышы юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булачак рәссамның туган шәһәрендә яшәүче әнисенең әти-әнисе тәрбиясендә үсә. Кызның әтисе, Син Мен Хва (申命和), сәясәтче булып хезмәт итә. Әнисе аристократик гаиләдән булган. Гаиләдә, Синнан тыш, тагын дүрт кыз үсә, алар арасында ул иң олысы була. Ир-ат нәсел варислары булмаганлыктан, аның бабасы, Ли са Он (李思溫), Синны урта гасыр Кореяда яшәүче затлы чыгышлы егет белергә тиешле барлык әйберләргә, шул исәптән шигърияткә, рәсем осталыгына, чигү, каллиграфия һәм әдәбиятка өйрәтә.

19 яшендә хәрби Башлык Ли Вон Суга (元>) кияүгә чыккач, кыз ире рөхсәте белән элеккечә әбисе һәм бабасы өендә күп вакыт үткәрә. Соңрак ирен еш кына хезмәт сәяхәтләрендә озата бара, бу ул вакыттагы хатын-кызлар өчен гадәти булмаган хәл була. 32 яшендә Синның улы Ли И туа, ул соңрак танылган конфуциан галиме һәм философы була. Риваять буенча, Син йөкле вакытта төштә Ак аждаһа күргән, моны баланың атаклы һәм талантлы булачагына билге итеп аңлатырга мөмкин булган. Улы тугач, Син Саимдан бу ышануны үтәү өчен бар көчен һәм шактый акча сарыф итә. Болар барысы да аңа Кореяда «акыллы ана» (어진 어머니) данын китерә. Хәзерге вакытка кадәр Кореяда Син Саимдан образы үз балаларын кайгыртучы һәм яратучы хатын-кызның эталоны булып тора. Син бөтен фамилиясе белән бергә Пхенандо провинциясенә (Пхаджу шәһәре янында) күченә, анда тиздән кинәт вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Син Саимдан консерватив җәмгыятьтә үскән булуга карамастан, ул туганнарының — әнисенең һәм тормыш иптәшенең әти-әниләре либераль фикер йөртүләре арксында сәнгать иҗаты һәм табигый талантын үстерү өчен җитәрлек мөмкинлекләр ала. Ул шулай ук итеп үз балаларын да тәрбияләгән.

Корея рәсемнәрендә рәссам үзенчәлекле стиль булдыручы буларак эз калдыра, үз картиналарында үсемлекләр, бөҗәкләр, балыклар, йөзем, күбәләкләр, чәчәкләр, шулай ук пейзажлар сурәтли. Хәзерге вакытта аның тушь һәм минераль буяулар белән 40ка якын эше билгеле, әмма аларның күберәк итеп тә сакланып калган дип уйларга нигез бар. Каллиграфик экземплярлар күпкә азрак билгеле, шулай да XVI гасырда аның бу әсәрләре киң танылу яулаган, бу язма чыганакларда да теркәлгән.

Син Саимдан язган шигырьләр ата-ана йортына, анага мәхәббәт, туган җирләреннән һәм кешеләрдән аерылу фаҗигасенә багышланган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Deok-su: Das Haus im schwarzen Bambushain, Mutter der Nation Koreas. Eigenverlag, Wörrstadt 2002, ISBN 3-00-013842-0 (на кор. языке: 신사임당.).