Соловки юнгалары урамы (Казан)
Күренеш
| Озынлык | 612 ± 1 метр |
|---|---|
| Төбәк | Татарстан |
| Шәһәр | Казан |
| Район | Казан |
| Почта индексы | 420034 |
Соловки юнгалары урамы (рус. улица Соловецких Юнг) — Казанның Мәскәү районында, элекке Удел бистәсендә урнашкан урам. Восход урамы белән киселештән башлана. Тверь урамы белән киселештә тәмамлана. Энергетиклар урамы белән кисешә. Озынлыгы 645 м.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Элекке исемнәре — 1нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[1]
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Мәскәү районындагы 1нче Союз урамы атамасы Татарстаннан үзләре теләп сугышка киткән, ССРБ Хәрби-Диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбен тәмамлап, Төньяк, Тын океан, Балтика, Кара диңгез флотларының сугышчан операцияләрендә катнашкан 300 яшүсмер юнга хөрмәтенә Соловки юнгалары урамы итеп үзгәртелә[2].
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Йолдызчык» (107нче), «Киек казлар» (244нче), «Аленушка» (282нче) балалар бакчалары.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» 2019 елның 14 сентябрь көнендә архивланган(рус.)