Спред

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спред latin yazuında])
Спред

Спред («spread» — инглиз теленнән кергән сүз; ягу, сылау мәгънәсен аңлата) — сөт өстенә (яки атланмайга) үсемлек майлары катнашмасы кушып җитештерелгән эмульсион май ризыгы. Алар майдан тышкы кыяфәтенең матуррак булулары, икмәккә ягуны җиңеләйтә торган йомшак консистенциясе белән аерылып торалар. Шуңа күрә спредларны кулинариядә генә түгел, бутербродлар ясаганда да кулланалар.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә җитештерелгән беренче спредлар маргарин җитештерүдә кулланыла торган ГОСТ таләпләренә туры килмәгән. Шуңа күрә җитештерүчеләр аларны маргарин дип түгел, йомшак май (җиңел май, катнаш май) дип атадылар. Әмма йомшак май сүзтезмәсе кулланучылар арасында аңлашылмаучылык тудыра, чөнки алар кибет-базарлардан нинди май — катнаш маймы, әллә атланмаймы — алганнарын аермый башлый. Мондый буталчыклыкка чик кую өчен, 2004 елның 1 июленнән яңа ГОСТ гамәлгә кертелде. Бу норматив документ нигезендә спред катнаш май, йомшак май яисә җиңел май дип аталырга тиеш түгел.

Кулланучыга ярлыкта спредның гомуми майлылыгы турындагы мәгълүмат кына түгел, шулай ук составындагы атланмай яки үсемлек майларының ничә процент икәнлеге дә күрсәтелергә тиеш. Спредлар, составындагы майларның кайсысы (атланмай яки үсемлек майларының) күбрәк булуына карап, өч төргә бүленә:

1) әгәр ярлыкта атланмайга үсемлек мае кушылган спред дип язылган икән, димәк, аның составында атланмай үсемлек маена караганда күбрәк була;

2) үсемлек маена атланмай кушылган спред составында, киресенчә, атланмай үсемлек маена караганда азрак була;

3) үсемлек маена туң май кушылган спредта атланмай булмый. Аның составында табигый үсемлек майлары өстенлек итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.

ризыклары]] [[Төркем:сөт